Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Татар көрәшчеләре дә сумога күчмәсме?

Татар көрәшчеләре арасында көчле, гайрәтле, гәүдә төзелеше белән туры килә торган егетләр дә бар. Бәлки кайбер көрәшчеләр сумога да күчәрләр

«Манзара» спорт-музыкаль премиясе кысаларында Казанның Цирк аренасында быел беренче тапкыр сумо көрәше булачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтелде.

«Быел сумо кертергә булдык. 2021 елда Европа беренчелеге, 2022 елда дөнья чемпионаты көтелә, шуңа без үзебездә үткәреп караячакбыз. Татар көрәшчеләре арасында көчле, гайрәтле, гәүдә төзелеше белән туры килә торган егетләр дә бар. Бәлки кайбер көрәшчеләр сумога да күчәрләр», — ди Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов

Министрның Сумо көрәшенең кагыйдәләрен белер, аңлар өчен дә, күрсәтмә чыгыш, шоу һәм ярыш буларак та ясыйбыз без аны», — ди ул.

«Сумо дигәч, 200-300 килограммлы таза Япон егетләре түгел. Ә нык шөгыльләнгән, сальтолар ясый торган, 90-130 килограммлы янып торган көрәшчеләр катнашачак. Алар барысы да Россиянең җыелма командасыннан. Күбесенчә Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә көч сынашкан, титуллы сумо вәкилләре булачак», — дип белдерде Айдар Шәймәрданов.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев