Мәдәни җомга

Татар барда, Сабан туе бар

Башкалада Сабантуй урыннары: Мирный бистәсендәге Каенлык, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык, Киров районындагы Аккош күле янындагы урманлык. Казан Ипподромында шул ук көнне ат чабышлары үткәрелә, ә Казансу буендагы Урам экстрим-паркында яшьләр өчен кичке “Яңа Сабантуй” оештырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туйлары уңаеннан мөрәҗәгатендә:”Сабантуй ул-татар халкының мәдәни кодының аерылгысыз өлеше, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче тере җеп”,-дигән иде. Дөрестән дә, Сабантуй татар халкының милли уеннарын, гореф-гадәтләрен буыннардан-буыннарга күчерә.

— Сабантуйның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында узуы, бәйрәмнең әһәмиятен тагын да күтәрә. Ул төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслыкны тагын да ныгыта, ана теленә, традицион гаилә кыйммәтләренә, яраткан республикабызга һәм бөек Россиягә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, - ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татар Сабан туеның мәйданы киң, ул барча халыкларны үзенә сыйдыра. Президентыбыз әйтмешли, хезмәт кешесенә хөрмәт зур. Ләкин, Мирный бистәсендәге Сабан туенда рәсми затлар утырган вакытта көрәш мәйданына дәррәү кереп булмый инде анысы. Көрәш мәйданы-төп мәйдан кечкенәрәк шул Мирный бистәсендә.

Казандагы Сабантуй чараларына 73,4 миллион сум тотыла быел. Татар халкы гомер-гомергә Сабан туена дип бүләк әзерләгән. Башка милләт вәкилләре дә үз өлешен керткән. Республика авылларында бу традиция гадәти күренеш. Казанда да 2016 елдан Сабан туена халыктан бүләк җыю гадәте торгызылды. Быел сөлге-яулыклар белән бизәлгән җигүле атлар Кремль урамыннан, Ирек мәйданыннан, “Туган авылым” милли комплексыннан, Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамыннан узды. Гармунчылар уенына кушылып, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлап-биеп барды. Хакимият органнары, оешмалар һәм учреждениеләр, гади казанлылар ат арбаларына бүләкләрен салды.

Мәсәлән, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның ярдәмчесе Ансар хәзрәт Мифтяхов:”Дөньялар тыныч һәм имин булсын. Аллаһ ярдәменнән ташламасын иде”,-дип, Аятөл көрси бүләк итте. “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров:”Балаларыбыз иманлы булып үссеннәр. Ярыш-бәйгеләрдә җиңгән сабыйларга бүләк итәрсез”,-дип, ат арбасына дин китаплары өйде.

Ат тәртәсенә сөлге белән яулык бәйләгән бер ханымны күздән югалтканчы фикерен сорап калырга өлгердек. Казанда яшәүче Венера Җәләлиева икән. “Кулдан тукылган сөлге бүләк иттем. Буыннардан-буыннарга күчеп килә ул сөлге, сандык төбендә ятып, тәмам искергәнче Сабан туена бүләк булсын дидек. Алланың рәхмәте белән яңгырлар да ява башласын иде инде, бүгеннәрдә 30-35 градус эсселек, игеннәр көеп бетә”,-дип тиз генә сөйләп алды Венера Җәләлиева.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:”Татар барда, Сабан туе бар. Сабантуй бүген күп илләрдә гөрләп уза, татарны дөньяга таныта”,-ди. Сабантуй мөбәрак-матур булсын!

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: