Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Сусауны басар өчен нәрсә эчәргә?

Суны краннан агызып түгел, ә кайнатып, соңыннан суытып эчсәң әйбәтрәк икән. Минераль су эчү дә комачау итми. Чөнки хәлсезләнгән организмга витаминнар, минераль матдәләр кирәк. Әмма аның газсыз булуы мөһим.

Эсседә хәлне җиңеләйтү өчен ул ак төстәге киемнәргә өстенлек бирергә һәм кимендә 1,5-2 литр күләмендә су эчәргә киңәш итә Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Әлимова. 
 

Суны краннан агызып түгел, ә кайнатып, соңыннан суытып эчсәң әйбәтрәк икән. Минераль су эчү дә комачау итми. Чөнки хәлсезләнгән организмга витаминнар, минераль матдәләр кирәк. Әмма аның газсыз булуы мөһим.

-Тир белән бергә, организм өчен кирәкле булган микроэлементлар да чыга. Минераль су исә организмны киресенчә, баета. Шулай ук җылымса үләннәр җәе эчү дә сусауны баса. Әмма аны баллы ясарга кирәкми. Бөтнек белән пешерелгән чәй бигрәк тә йоклар алдыннан эчкәндә, тынычландыра. Компот, морслар эчәргә дә ярый. Ә менә алкогольле эчемлекләр, баллы, газлы эчемлекләр эчәргә киңәш итмәс идем. Алар эчәсене китереп кенә калмыйча, организмда матдәләр алмашын да акрынайта, - диде табиб Роза Әлимова. 
 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев