Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Шамил Садыйков: Татар журналисты булырга теләүчеләрне бюджет урыннарына чакырабыз

Татар филологиясе һәм журналистикасы белгечлегенә яңа уку елына 25 бюджет урыны каралган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков татар журналисты булырга теләүче абитуриентларны югары уку йортына бюджет урыннарына чакырды.

«Өченче ел рәттән Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филология һәм журналистика белгечлегенә укучылар җыябыз. Без бөтен Россиядән татар телен белгән, яраткан, татар телле журналист булырга теләүчеләрне бюджет урыннарына чакырабыз», - диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков соңгы ике елда җыйган ике төркемнең нәтиҗәләрен күреп сөенүен белдерде. Ул студентларны укытуда «ТНВ», «Россия» телеканаллары, «Татмедиа» редакцияләре вәкилләре катнашканын әйтте. Узган елларда бирегә Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә татар телен камил белгән абитуриентлар укырга кергән.

«Бүген белем алу гына түгел, укып бетергәч эшкә урнашу да бик мөһим. Татар телле журналистларга ихтыяҗ зур. Монда укучылар бик кирәкле белгеч булачак. Казанда да, районнарда да төрле мәгълүмат чараларында эш урыннары бар», - диде Шамил Садыйков.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар филологиясе һәм журналистикасы белгечлегенә яңа уку елына 25 бюджет урыны каралганын әйтте. Гомуми тәртип буенча документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителсә дә, бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләреннән тыш өстәмә сынау узучылар өчен документ тапшыру вакыты 15 июль белән чикләнгән. Татар филологиясенә һәм журналистикасына керүчеләр өстәмә рәвештә татар теленнән тест узачак.

 

 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов быелдан Казан Федераль университетына укырга кергәндә документларның төп нөсхәсе (оригинал) булуы мөһим икәнен белдерде.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев