Мәдәни җомга

Рөстәм Миңнеханов: “Үзем дә авылда үстем”

Татарстан Президенты Ютазыда урып-җыю эше белән танышты. 10 августка Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырып алынды. Уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә.

Атна башына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынган инде. Бу – пландагы күрсәткечнең 34 проценты. Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Бөртекле культуралар Әлки районында барлык мәйданнарның – 49, Буа районында – 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44 процентында суктырылган. Дүшәмбе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районында бөртекле культураларны урып-җыюның барышын тикшерде һәм кырда эшләүче механизаторлар белән аралашты, төшке аш вакытында авылда эшләгән чорга бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

 

 

– Үзем дә авылда үстем, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, шунлыктан авыл хезмәтчәннәренең эшенә зур хөрмәт белән карыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов игенчеләргә.

Президент механизаторларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алар ярдәмендә республика тиешле азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итүен искәртте. – Безнең өчен авыл – төп нигез. Безгә авыл тормышының тотрыклы һәм уңайлы булуы мөһим. Шунлыктан без фермерларга ярдәм күрсәтәбез, юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзибез. Яшәү өчен уңайлы мохит булдырырга тырышабыз, – диде Миңнеханов.

 

 

Татарстан Президенты сүзләренчә, урып-җыю вакытында күп нәрсә комбайнчыларның тырышлыгына бәйле. Ә үз хезмәтеңнең нәтиҗәләре белән кызыксыну эшнең сыйфатын сизелерлек арттыра.
 

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: