Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ренат Харис: Терешковага һөҗүм аның тормышында, ил тормышында үзгәреш ясамаячак

Татарстанның халык шагыйре социаль челтәрдә Дәүләт Думасы депутатына һөҗүм итүгә карата фикерен белдерде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Валентина Терешковага каршы интернетта башланган кампания аның тормышында да, ил тормышында да берни дә үзгәреш ясамаячак. «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис шундый фикерен әйтте.

«Мин Валентина Терешкованы тулысынча хуплыйм. Авыр вакытларда, әйләнә-тирәдә тыныч булмаганда, катлаулы вакытта, яхшы эшләүче җитәкче җитәкләргә тиеш. Атларны кичүдә алыштырмыйлар, диләр. Иң мөһиме — яхшы җитәкчелек итә икән, җитәкләсен», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Ренат Харис Терешковага һөҗүмнәр җентекләп уйланган, ләкин, шуңа да карамастан, үз максатларына ирешә алмаячаклар дип саный. «Терешкова — бөтен дөньяга танылган һәм абруйлы кеше. Аның әйткән сүзе бик җитди. Ә аңа каршы җәелгән һөҗүм — вак тешләүләр яки хәтта тешләргә омтылышлар гына. Аларга карап бернәрсә дә үзгәрмәс дип уйлыйм — аның тормышында да, ил тормышында да», — диде Татарстан халык шагыйре.

Ул Валентина Терешковага интернетта барган һөҗүмнәргә игътибар итмәскә киңәш итте, чөнки теләсә нинди реакция һөҗүмнең дәвамын китереп чыгарырга мөмкин. «Теләсә нинди каршылык шундый ук реакция тудыра. Минемчә, шәхес буларак ул ышанычлы. Шуңа күрә бу кампаниягә игътибар итәргә кирәкми», — дип нәтиҗә ясады Ренат Харис.

Моңа кадәр бу уңайдан Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Шамил Агиев та фикерен белдергән иде. Аның фикеренчә, Дәүләт Думасы депутатына һөҗүм итү Россия Дәүләтенең үзенә һөҗүм итү булып тора.

10 мартта Россия Дәүләт Думасы утырышында депутат, Советлар Союзы Герое, дөньяда беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова Конституциягә өстәмә үзгәреш тәкъдим итте. Ул керткән төзәтмә хәзерге һәм элеккеге президентларның илнең Төп законын яңартканчы башланган каденциясен (вазифаи затның яки хакимият органының вәкаләтләре срогын) нульгә әверелдерә. Россия Президенты Владимир Путин мондый үзгәрешләрне кертү Россия Конституция суды хуплаган очракта мөмкин дип саный.

 

Артур Казанцев

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев