Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Раил Гатауллин Язучылар берлеге рәисе урынбасары булды

«Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Мәгълүматны Раил Гатауллин раслады.

«Мине Татарстан язучылар берлеге рәисенең гомуми эшләр буенча урынбасары итеп чакырдылар. Мөгаен әдәби проектлар белән эшләвемә игътибар ителгәндер. Кичә беренче әдәби чарабызны да уздырдык. Ул - Татарстан китап нәшрияты белән берлектә эшләнә торган «Әдәби марафон» проекты. Хәзер ул Татарстан Язучылар берлегендә уза. Кичә анда катнашкан 127 баланы бүләкләдек», - диде Раил Гатауллин.

Раил Гатауллин алга таба да кызыклы проектлар булачагын вәгъдә итә. Алда торган иң зур чара – Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллык юбилее икәнен искәртеп узды.

  • Татарстан Язучылар берлеген драматург Данил Салихов җитәкли. Рәиснең беренче урынбасары – шагыйрь Рәмис Аймәт.
  • Раил Гатауллин – Кукмара районы егете, «Белем.ру» порталы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры, программист, шигырьләр яза. Популяр социаль челтәрләрне татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеменең актив әгъзасы, күп кенә интернет-проектлар авторы.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев