Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Мәр­хүм бул­ган кар­дәш­лә­ре­без­гә до­га­лар, сә­да­ка­лар һ.б. ире­шә­ме?

Әнәс­тән (р.г.) тап­шы­ры­ла, ул Ал­ла­һы­ның ил­че­сен­нән ﷺ бо­лай со­ра­ган: “Әй Ал­ла­һы­ның ил­че­се ﷺ, без мәр­хүм бул­ган кар­дәш­лә­ре­без өчен сә­да­ка би­рә­без, алар исе­мен­нән хаҗ кы­ла­быз һәм алар өчен до­га укый­быз. Ба­рып ире­шә­ме икән бу алар­га?”

Ул ﷺ җа­вап бир­гән: “Әйе, һич­шик­сез ире­шә һәм алар мо­ңа шат­ла­на­лар. Сез­нең бе­рә­ү­е­гез­гә са­выт бе­лән күч­тә­нәч ки­тер­сә­ләр ул ни­чек шат­лан­са, алар да шу­лай ку­а­на­лар”.

Адәм ба­ла­сы кыл­ган из­ге га­мәл­лә­ре­нең әҗе­рен баш­ка­лар­га да тап­шы­ра ала. Әһ­ле сөн­нәт вәл җә­мә­гать га­лим­нә­ре фи­ке­рен­чә, на­маз бул­сын­мы ул, ура­за, хаҗ кы­лу, са­да­ка би­рү, Коръ­ән уку, Ал­ла­һы­ны ис­кә алу һәм баш­ка из­ге га­мәл­ләр бул­сын­мы – бо­лар ба­ры­сы да мәр­хүм­нәр­гә ба­рып ире­шә һәм алар­га фай­да ки­те­рә. (“Фа­та­ва Зай­ля и ба­буль Хад­жа­ниль гайр”).

До­га үр­нә­ге: “Йә Ал­лаһ, ми­нем укы­ган сү­рә­лә­рем­не (кыл­ган на­ма­зым­ны, тот­кан ура­зам­ны һ.б.) ка­бул итеп ал, һәм алар­ның әҗер­лә­рен (фә­лән фә­лән улы(кы­зы)на) иреш­тер”.

Фото: nashichelny.ru

 

Илшат Солтанов

"Шәһри Чаллы"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев