Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Марсель Бәдретдинов: «Стратегиядә татар гаиләсе турында әйтелгән. Ә ул нинди булырга тиеш?»

Ростов өлкәсе “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәген гамәлгә куючы, милли Шура әгъзасы Марсель Бәдретдинов:

Татар халкының Стратегиясенә карата миндә фикерләр төрле. Әлбәттә, аның кабул ителүе бик әйбәт. Әйе, башкалар кебек үк мин дә, соңгарак калдык дип тә әйтәм. Документны укып чыктым. Кайбер фикерләремне дә җиткерәсем килә. Минемчә, Стратегиядә кайбер юнәлешләрне төгәлрәк билгеләргә кирәк. Мисал өчен, рус мохитендә яшәгән татарлар арасында туган телебезне саклау буенча. Безнең Ростов өлкәсендә 14 мең милләттәшебез яши. 2010 нчы елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, аларның 5 меңгә якыны гына үз туган телен белүе һәм аны куллануы хакында әйткән. Бу бит бик аз. Балалар телне оныта. Аларда татар теленә кызыксыну уяту өчен аерым бер юнәлеш кирәк. Тагын бер фикеремне әйтми кала алмыйм. Стратегиядә татар гаиләсе турында әйтелгән. Ә ул нинди булырга тиеш? Татарлар санын ничек арттырырга? Элек һәр гаиләдә 5-10 бала үскән. Хәзер 3 бала булса шатланабыз. Татар гаиләсе кимендә 5 бала туарга тиеш. Милләтебез алдына шундый бурыч куярга кирәк дип уйлыйм. Шул чагында гына татар гаиләсен арттыруны күздә тота алабыз.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев