Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Әлфәт Закирҗанов: Татар әдәбияты фәне өлкәсенә килергә теләгән яшьләргә урын юк

«Буыннар арасында егерме еллык бушлык — ул фән өчен зур югалту», — диде филология фәннәре докторы.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә татар фәнендә буыннар алмашу проблемасының сәбәбен аңлатты.

«Татар әдәбияты фәне - бүген борчу уяткан өлкәләрнең берсе. Кызганыч, татар әдәбияты фәне шактый авыр хәлдә. Буыннар арасында егерме еллык бушлык — ул фән өчен зур югалту. Бүгенге көндә игътибар үзәгендә булган өлкән буын бар: Тәлгат Галиуллин, Азат Әхмәдуллин, Хатыйп Миңнегулов, Зөфәр Рәмиев. Аннан соңгы буынга, мисал өчен, минем буынга, 60 яшьлекләр керә: Дания Заһидуллина, Фәрит Яхин, Таһир Гыйләҗев, Флера Сәйфуллина һәм башкалар. Бездән соң тагын шундый ук хәл», — диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим буыннар арасындагы бушлыкны әдәбият өлкәсенә килгән яшьләргә урын булмау белән аңлата. «Университетта 40-50 яшьлек галимнәр эшли икән һәм киңәю мөмкинлеге юк икән, яшьләрне алып булмый. Фәнгә килергә теләгән кеше булса да, аның кая барам дигән соравы туа. Рус әдәбиятына килгәндә, илдә меңләгән югары уку йорты, институт эшләгәч, аларның берсендә буш урын булмаса, икенчесендә ачыла», — ди ул.

Әдәбият белгече татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә фәнни эш алып барыла торган биш урынны гына атый алды. Казанда — Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Яр Чаллы, Алабуга һәм Уфада берешәр югары уку йорты бар. 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев