Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Хәләл чебиләр үстерүче фермер авылда яшәүнең өстенлекләрен күрә

Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче фермер Рушан Сайранов экологик чиста һәм хәләл тавыклар үстерә. Чебиләрне үстергәндә хәрәм саналган гормоннар, антибиотиклар, инъекцияләр кулланмаска тырыша.

Бу рәвешле үстергән тавыкны шикләнмичә, курыкмыйча, чынлап та хәләл дип сата аласың, ди ул.

Рушан эшен ишегалдындагы абзарны үзгәртеп корудан башлаган. Аны чебиләр үстерү өчен җайлап, җылытып, лампалар куеп, кирәкле җиһазларны урнаштырганнан соң, бер көнлек биш йөз чебине алып кайтып куйган.

– Чебиләрне яшь баланы караган кебек тәрбияләп үстерергә кирәк. Җылылыкның да, яктылыкның да, дымлылылык һәм тукландыруның да үз режимы бар. Шуларны гел карап-көйләп торсаң, чебиләрне исән-имин үстереп чыгасың, – ди ул.

Өч ел шулай уңышлы гына эшләгәч, дәүләттән грант алып, быел өйләренә якын гына түгел урында 5 мең баш чебигә исәпләнгән яңа ферма төзеп куйган. Апрель башында 6500 чеби алып кайтып куйганнар. Бер айдан аларны сата да башлаганнар. Аннары тагын 1500 баш чеби кайткан. Халык арасында сораучылар, заказлар күп булу өченче партия чебиләрне алып кайтырга да этәргеч булган. Алардан бушаган арада абзарны махсус хезмәт чакыртып, дезинфекция ясаталар. “Бу төрле авыру китереп чыгаручы патоген микроорганизмнар барлыкка килмәсен кирәк”, – дип аңлата Рушан.

Баштарак “Кобб 500” токымлы бройлер чебиләре алып кайткан булсалар, хәзер “Кросс конкурент 3” дигәненә өстенлек бирәләр. Соңгысы аш өчен бик тәмле була, ди. Чебиләре дә ныграк булып үсә икән.

Кошларга азыкның 40 процентын фермер үзе әзерли. Үзләренең пай һәм арендага алган җирендә бөртеклеләр үстерә.

Чеби-тавык алырга үзләреннән генә түгел, башка районнардан да күп киләләр. Соңгы елларда халык кош-кортларны күп асрый башлады. Хөкүмәт кимендә 50 баш чеби алучыга субсидия дә бирә. Рушаннан да берьюлы илле, йөз баш чеби алып китәләр.

– Кайда тудың, шунда кирәк булдың, диләр. Перспективаны авылда күрдем. Монда калганыма үкенмим, әнием Резеда, тормыш иптәшем Динә эшемне хуплап, ярдәм итеп торалар, – ди ул.
 

Дилбәр Гарифуллина
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев