Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Карантинлы  картлык 

Тыл ветераны Минсылу апа Мөхәммәтгалиевага 94 яшь.

Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган. Гомер буе ул Тымытыкта ашханә, урта мәктәп һ.б. оешмаларда җыештыручы була, колхозда төрле эшләрдә эшли. Әби бүген 13 мең сум пенсия ала. Ремонт күрмәгән иске өендә кышкы салкын айларда өстендәге бишмәтен салып йокларлык булмый, ди авылдашлары. Кемнәрдер, сугыш чоры михнәтләрен татучы буларак, торак шартларын яхшырта алды бит. Нишләп бу программа Минсылу әбине читләтеп үтте икән?

Ялгызы яшәп картайган ул. Тымытык­та бик күп буш яткан таш биналарга йозак эленгән. Әле соңгы елларда гына кирпечтән төзелгән бер катлы менә дигән хастаханә бинасын сүттеләр. Аның төзелү вакыты да минем күз алдында 1970 еллар уртасында гына иде бит әле. Кирәксез булгач, аны ветераннар йорты итеп җиһазлап, Минсылу апа кебек 10 ялгыз кешегә менә дигән тулай торак ясап бирәсе иде. Юк, алай итсәң, кешечә була бит. Тымытык үзәгендә ике административ бинаның искесе дә  буш диярлек тора. Ә Минсылу апа, күрше-тирәсендә яшәүче миһербанлы кешеләр, ягъни волонтерлар кайгыртуы аркасында гына, Ходай биргән гомерен яшәп ята.

Минсылу әби кебек ярдәмгә мохтаҗ 80-90 яшьлекләр дә күп әле арабызда. Алар гомер буе ил өчен дип бил бөксә дә, бу көнгә калырбыз дип башларына да китермәгәндер. Сугыш чоры балалары дип сөйләнүебез дә буш сүзләр генә булып кала бирә. Элек район үзәге булып торган Тымытыкта үсүче яшь буынга нинди үрнәк күрсәтәбез инде?

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, муниципаль берәмлек депутаты, хезмәт ветераны, журналист. 
Азнакай районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев