Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

КАРА ИСЕМЛЕК ИРЕКНЕ ЧИКЛИ

КАРА ИСЕМЛЕК ИРЕКНЕ ЧИКЛИ Украина хакимияте Россиянең Кырымдагы сәясәтен хуплаучы мәдәният-әдәбият-сәнгать әһелләребезне "авызлыкларга" тели. Ил чиге капкасын ябарга җыенып, 600 лап шәхесне кара исемлеккә кертә. Хәрәкәтне чикләп, сүз иреген, фикер төрлелеген тыярга омтыла. Америка җитәкчеләре күзенә генә карап торучы Украина түрәләре, шул исәптән, Татарстанның 50 ләп вәкиленә ризасызлык белдерә. Алар...

КАРА ИСЕМЛЕК ИРЕКНЕ ЧИКЛИ

Украина хакимияте Россиянең Кырымдагы сәясәтен хуплаучы мәдәният-әдәбият-сәнгать әһелләребезне "авызлыкларга" тели. Ил чиге капкасын ябарга җыенып, 600 лап шәхесне кара исемлеккә кертә. Хәрәкәтне чикләп, сүз иреген, фикер төрлелеген тыярга омтыла.

Америка җитәкчеләре күзенә генә карап торучы Украина түрәләре, шул исәптән, Татарстанның 50 ләп вәкиленә ризасызлык белдерә. Алар арасында түбәндәге затлар бар.

1. Рубин Абдуллин, консерватория ректоры.

2. Айгөл Горнишева, Казан башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы.

3. Зилә Вәлиева, Казан Кремле музей-саклаулыгы директоры.

4. Разил Вәлиев, Татарстан халык шагыйре.

5. Наилә Вәлиуллина, Республика Яшүсмерләр китапханәсе директоры.

6. Александр Славуцкий, Качалов исемендәге Зур рус драма театры директоры.

7. Александр Сладковский, ТР Симфоник оркестры баш дирижеры һәм художество җитәкчесе.

8. Ф. Шәмсиев, Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры.

9. Ирек Шәрипов, Халыклар дуслыгы директоры.

10. Роберт Шәймәрданов, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры.

11. Рифкать Йосыпов, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры.

12. В. Юдин, А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры директоры.

13. Роза Яппарова, "Әкият" курчак театры директоры.

14. Мансур Ярмиев, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры.

15. Рәшит Заһидуллин, К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры баш режиссеры.

16. Фәнзилә Җәүһәрова, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры.

17. Фәридә Зәбирова, архитектор.

18. Л. Жуков, ТР җыр ансамбле директоры.

19. Данис Зарипов, ТР халык артисты.

20. Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры.

21. Рәшит Кәлимуллин, ТР Композиторлар берлеге рәисе.

22. Наил Кембеев, китапханәче.

23. Виктор Аршинов, рәссам.

24. Илдус Әхмәтҗанов, ТР халык артисты.

25. Лидия Әхмәтова, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты.

26. Анатолий Василевский, джаз оркестры сәнгать җитәкчесе.

27. Алсу Гайнуллина, РФ халык артисты, ТР халык артисты.

28. Рөстәм Галиев, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры директоры.

29. Венера Ганиева, РФ халык артисты.

30. Рафис Корбанов, ТР Язучылар берлеге рәисе.

31. Н. Морозов, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

32. Фәнис Мөсәгыйтов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры.

33. Рузия Мотыйгуллина, РФ атказанган артисты.

34. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры.

35. Ф. Мөхәммәтҗанов, Болгар музей-саклаулыгы директоры.

36. Гөлчәчәк Нәҗипова, ТР Милли музее директоры.

37. М. Николаев, джаз оркестры дирижеры.

38. И. Новикова, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы директоры.

39. Роза Нургалиева, ТР Сынлы сәнгать музее директоры.

40. Кадим Нуруллин, ТР Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры.

41. В. Севастьянов, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

42. Миләүшә Тәминдәрова, хорның художество җитәкчесе.

43. Айдар Фәйзрахманов, ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле художество җитәкчесе.

44. Рашат Фәйзрахманов, Чаллы театры директоры.

45. Ю. Фәйзуллина, Алабуга башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы.

46. Айрат Хәмитов, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле художество җитәкчесе.

47. И. Хәйруллин, РФ атказанган артисты.

48. Ренат Харис, ТР халык шагыйре.

49. Анатолий Шутиков, ТР халык уен кораллары оркестры художество җитәкчесе. Шулай ук "ышанычсызлар" исемлегенә Чечня республикасының да байтак зыялы кергән.

Кырымны үз итүчеләрне Украинага кертмәү - үзе үк сәяси наданлык инде. Тыю, чикләү юлы белән генә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салып булмый лабаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев