Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Гөмбәчене танып буламы?

Гөмбәчене беләсезме ничек танып була? Кулыннан! Көне буе гөмбә эшкәрткән кешенең бармаклары каралып бетә.

Кайбыч районының атаклы гөмбәчесе Гөлшат апа Әхмәдуллина янына танышырга дип кергәч тә, бармакларының каралуыннан уңайсызланган китте. Җыеп кайткан гөмбәләренең бер өлешен чистартып та өлгергән, калган өлешен суга тутырып куйган. Алдагы көннәрдә банкаларга ябылып куелганнары да аш бүлмәсендә гаскәри булып рәт-рәт тезелеп тора. Үзе әйтүенчә, быел әле күп япмаган, бер литрлы алтмышлап банка гына чыккан. Алдагы елларда ике йөз банкага да җиткән чаклары булган.

Гөлшат апа гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.

 

– Эшләмәгәч, вакыт күп кала. Иремнең эштән бушаган вакытында тиз генә гөмбәгә барып кайтабыз. Гөмбәне үзебез дә бик яратып ашыйбыз, күчтәнәчкә дә күп китә. Сорап килүчеләр дә бар. Ашаучысы булгач та күңелле бит, – ди ул.

Бу арада яңгырлар явып торгач, урман нигъмәтләре дә ялындырмыйча чыгып кына тора, ди. Алдагы көнне ике сәгать эчендә майлы гөмбә, ал гөмбә һәм гөреҗдәне икешәр чиләк җыеп кайтканнар. Гөмбәләрне башта ике тәүлек тоз салынган суда тота. Көнгә ике тапкыр суын алыштырып тора. Ал гөмбәне тәүлек ярым тотсаң да була икән. Майлы гөмбәне алып кайтуга ук чистартып маринадлап куя. Аны ике кат яхшылап югач, бер кат кайнатып чыгара да, тоз салып, тагын ун минут ут өстендә тота. Аның суын түгеп, тагын бер кат су салып кайната. Тозны күбрәк салырга кирәк, кайнаганда гына түгел, аны тора-тора да ала, ди гөмбәче. Хуш исле борыч, укроп, дәфнә яфрагы салып, кайнап чыккач, кабат егерме минут пешерә. Соңыннан аш серкәсе саласы, аны гөмбәнең күләменә карап өстисең. Бер-ике минут тоткач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясың. Бөтен төр гөмбәне дә Гөлшат апа шулай маринадлый. Гөреҗдәне сарымсак һәм майонез белән ашарга киңәш итте, шулай тәмле була икән.

Быел май ае бик җылы һәм яңгырлы булгач, каен гөмбәсе һәм ал гөмбә шактый булган.

– Соңгы ике елда шулай бу, ун-унбиш ел гөмбә җыеп, андыйны күргән юк иде. Алар, гадәттә июнь һәм июль айларында гына чыга. Ә менә опята гөмбәсен соңгы елларда бөтенләй җыйганыбыз юк, элек капчыклап алып төшә идек. Әллә урман картая, әллә үзебез урынын таба белмибез, – ди әңгәмәдәшем.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев