Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Фәрит Уразаев: «Җиде утрау арасында» фильмында һәркем үзен читтән күрә ала

Аның фикеренчә, фильмның актуальлеге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә генә түгел, дәүләтнең кешегә карашында да.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе башкаручы директоры Фәрит Уразаев фикеренчә, «Җиде утрау арасында» фильмында һәркем үзен читтән күрә ала.

Фильм Актаныш районы Өшәр авылында төшерелгән. Анда 80 нче елларда юкка чыккан авылның соңгы кешесе Габдулла Хәйбуллин язмышы сурәтләнә. Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулманның су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә, 173 мең гектар җир су астында калырга тиеш була. Өшәр авылы да аяныч язмышка дучар була. Авыл бетә, ләкин аның җирләрен су басмый. Габдулла абзый 40 елга якын ялгыз яши.

«Бу актуаль тема. Безнең асылны күрсәтә. Бу бер кеше тарихы гына түгел, бу татар кешесе язмышы турында. Бу призма аркылы без үзебез белән нәрсә булуын күрәбез. Бу фильмны җир шарының кайсы почмагында күрсәтсәң дә, халык нәрсә турында барганын аңлаячак. Бу кинода һәркем үзен читтән күрә, таба ала», — диде Фәрит Уразаев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Аның фикеренчә, фильмның актуальлеге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр генә түгел, дәүләтнең кешегә карашында. «Су баскач, күп җирлекләр юкка чыкты. Фильм герое, баш сөякләре саны буенча санап, мәетләрне башка җиргә күмделәр ди. Ә бит су астында гына калдырырга да мөмкиннәр иде», — ди Фәрит Уразаев. Ул революциягә кадәр Россия аграр ил булганын, беренче, икенче бөтендөнья сугышларыннан соң күп кенә авыллар юкка чыкканын искәртте.

«Совет чорында юкка чыккан авыллар да бар бит. 1959 елда Министрлар Кабинетының авылларны зурайту турында фәрман чыкты. 20 ел гамәлдә булды. Советлар Союзында 353 мең авыл юкка чыкты. 177 меңе — бүгенге Россия территориясендә. Авыллар шулай җимерелде, киләчәксез авыллар дип аталды алар», — диде спикер.

Соңгы берничә елда авылларны берләштерү буенча карарлар булмаса да, ул Россиядә рәсми статистика буенча 40 мең авыл беткәнен әйтте. «1 кешедән 25 кешегә кадәр халкы булган 75 мең авыл юкка чыгу алдында. Хәзер без шәһәрләрне, агломерацияләрне зурайту буенча проектлар ясыйбыз. Россия гражданнары өчен нәрсә белән тәмамланыр, ләкин авылларны зурайту тәҗрибәсе ачы булуын күрсәтте», — диде Уразаев.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев