Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Фоат УРАЗАЙ: ТАГЫН БЕР СЕРЛЕ ҮЛЕМ

Бөекбритания мәхкәмәсе Лондонда сәяси сыену урыны тапкан элеккеге ФСБ офицеры А.Литвиненконың 2006 елда бакыйлыкка күчүенә китергән җинаятьнең (ул чакта аның организмында радиоактив полоний-210 элементы табылган иде) очына чыгарга да өлгермәде, бу эшкә тагын бер серле үлем өстәлде кебек. Узган шимбәдә үзенең Суррей графлыгындагы (Бөекбритания) шәхси йортында ваннада элеккеге олигарх Борис...

Бөекбритания мәхкәмәсе Лондонда сәяси сыену урыны тапкан элеккеге ФСБ офицеры А.Литвиненконың 2006 елда бакыйлыкка күчүенә китергән җинаятьнең (ул чакта аның организмында радиоактив полоний-210 элементы табылган иде) очына чыгарга да өлгермәде, бу эшкә тагын бер серле үлем өстәлде кебек. Узган шимбәдә үзенең Суррей графлыгындагы (Бөекбритания) шәхси йортында ваннада элеккеге олигарх Борис Березовскийның үле гәүдәсе табылуы мәгълүм булды.

Искә төшереп үтик, Б.Березовский узган гасырның 90 нчы елларында Русиядә кыска гына вакыт эчендә гаять зур байлык туплап өлгергән елгыр "эшем ияләре"нең берсе иде. Яңа хакимият белән проблемалары башлангач, 2000 елда ул Бөекбританиягә качып китәргә мәҗбүр булды һәм анда сәяси сыену урыны да тапты, читтән торып, Русиядәге хакимиятне тәнкыйть утына тотты. Мәскәү дә әҗәтле булып калмады - хәрәмләшү, акча юдыртып алу һәм Русиядә хакимиятне көч ярдәмендә кулга төшерергә омтылуда гаепләп, аны ике мәртәбә төрмә срогына хөкем иттеләр. Әмма качкын олигарх Русиядәге югары хакимиятне фаш итү белән шөгыльләнүен туктатмады.

Ә качкын олигархның бакыйлыкка күчү сәбәпләренә килгәндә, әлегә бу эштә ачыклык юк. Дөрес, аның дошманнары (шул исәптән, озын куллы сәяси дошманнары да) күп булуы күпләргә билгеле. Шуңа да карамастан, Русия гаммәви мәгълүмат чараларында ни өчендер аның үлемендә ике версия генә алга сөрелә: суицид (үз-үзенә кул салу) яки инфаркт.

Русия Президентының матбугат секретаре Д.Песков бу вакыйга уңаеннан: "Путин проинформирован о смерти Бориса Березовского. Вместе с тем следует сказать, что некоторое время назад, может быть, пару месяцев назад, Березовский передал Путину письмо, написанное им лично, в котором он признал, что совершил очень много ошибок, просил у Путина прощение за эти ошибки и также обратился к Путину с просьбой о том, чтобы получить возможность вернуться на родину", - дип белдерде. Сәер хәл, әлбәттә. Гадәттә, аның ише очракларда гаммәви мәгълүмат чаралары бит сенсацион хәбәрләрне сәгате-минуты белән бөтен дөньяга тарата. Ә бу очракта ул нигәдер, 2 ай үткәч, олигархның үлеменнән соң гына бәян ителде.

Таратыла торган башка мәгълүматларга караганда, Б.Березовский үләренә бер атна кала, әле ярты ел гына элек судлашып йөргән көндәше Р.Абрамовичка телефоннан шалтыратып, әче язмышына зарланган һәм йөрәк серләрен дә чишкән, имеш. Булырга мөмкин, әлбәттә. Әмма болар һәммәсе дә мәгълүм даирәләрдә күбрәк "оператив ышыклагыч" ("оперативное прикрытие") дип йөртелә торган чараларны хәтерләтә.

Британ тикшерүчеләре фаҗига урынында әлегә химик, биологик яки радиоактив тәэсир итү эзләре тапмаган. Дөрес, экспертиза эшләре дә әлегә төгәлләнмәгән. Аңлашыла ки, ошбу серле үлемгә ачыклыкны бары тик төгәл итеп үткәрелгән тикшерү эшләре һәм гадел мәхкәмә генә кертә ала.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев