Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Эшмәкәр Эмиль Юлмурзин: Татар эшмәкәрләренә дөрес белем бирсеннәр иде

«Татар халкы командада эшли белә, татар халкы белән алга барырга була», — диде ул.

Мордовиядән эшмәкәр Эмиль Юлмурзин эшмәкәр булырга теләгән татар халкына дөрес белем бирүләрен сорый.

«Хәзерге көндә эшмәкәрлек курслары күп. Кешеләр белмичә катнашып, акчаларын югалта. Үзебезнең татар эшмәкәрләренә булышу зарур. Татарлар акыллы, дус халык. Алар белән эш алып барып була. Татар халкы командада эшли белә, татар халкы белән алга барырга була», — диде ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенындагы чыгышында.

Эмиль Юлмурзин 18 яшьтә ферма хуҗалыгын ача, эшмәкәр була. Мордовиядән татар егетләре белән бергә җыелып, бизнес турында китаплар укый башлый. «Шуннан соң Мәскәүгә күчтек, һәрберебез компанияләр ачты. Ике ел эчендә товар әйләнеше йөз миллионга җитте, шөкер. Хәзерге вакытта миндә 70 кеше эшли, эшләүчеләрнең 90 проценты — татарлар», — диде ул.

«600 хезмәткәргә җиткерергә телим. Россиядә маркетплейсларда алдынгы урында булырга хыялланабыз. Компаниябез үсә», — диде яшь эшмәкәр. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев