Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Эч авыртса нишләргә?

Берничә атна инде уң як кабырга астыннан эчем авырта. Табибка бару өчен эштән сорарга кирәк. Ә эштә чирләгән кешене өнәмиләр. Шуңа күрә үтәр әле дип, үзем белгән даруларны эчеп, авыртуны киметеп йөрим әле. Бу куркыныч түгелме икән? Сәрия Шиһапова.

Укучыбызның бу соравына 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина түбәндәгечә җавап бирде. «Чир үзеннән үзе үтәр әле дип көтәргә ярамый. Бу берничә чир билгесе булырга мөмкин. Бәлки сезнең түбәндәге органнарыгызда ялкынсыну, өзлегү бардыр:

1 .Ашказаны асты бизе. Мөгаен,  ялыксыну – панкреатит башлангандыр. Авырту кайчакта аркага бирә. Дәвалана башлауны сузасыз икән – биз таркала башлый. Ә бу бик куркыныч!

2. Бавыр. Ул соңгы чиккә кадәр авыртмый, җитди проблемалар башлангач кына үзен сиздерә башлый:
– гепатит. Аның сәбәбе вирус, спиртлы эчемлекләр куллану яки дару һәм башка химия белән агулану булырга мөмкин.
– цирроз. Бу очракта бавыр күзәнәкләре җимерелә. Күпләр әлеге авыру белән спиртлы эчемлекләр кулланучылар гына интегә дип уйлый. Тик бу алай түгел. «Риск» төркеменә күп һәм тәмле ашарга яратучылар, гепатит белән авыручылар һәм даруны күп кулланучылар керә. Дәвалана башлауны  озакка сузсаң, бавырны алыштырырга туры килергә дә мөмкин. 
– үт куыгы. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә тышчасы ялыксына - холецистит барлыкка килә. Яисә эчендә ташлар хасил була яки үт суы җыела. Шулар аркасында ашкайнату белән проблемалар килеп чыга. Аллергия килеп чыгу куркынычы да бар.
– юан эчәк. Аның эшчәнлеге стресс аркасында бозыла. Ярсулы юан эчәклек синдромы тарала – эч быгырдау, газлар, эч күперү, эч китү, эч кату борчый башлый.

Кабырга астыннан эч авыртса, гастроэнтерологка барырга, эчке әгъзаларга УЗИ ясатырга кирәк. Ә әлегә инструкция буенча «ашказаны-эчәк җыелмсы»н эчегез (даруханәләрдә атыла). Аның составында үт суын кууны җиңеләйтүче үләннәр бар. Кунакта ашкайнатуны яхшыртучы препаратларны чамадан тыш кулланмагыз. Алар аркасында ашказаны асты бизе үз ферментларын аз эшләп чыгара башлый. Ә бу бер дә яхшы түгел. Андый таблеткаларны куллануның куркыныч булмаган нормасы – 3-4 айга 1-2 төймә.
Шулай ук туклануга игътибарлы булыгыз, диета саклагыз. Борычлы, майлы, кыздырылган, ысланган ризыклардан һәм фастфудтан баш тартыгыз. Ашамлык һәм эчемлек бүлмә температурасында яки җылы булырга тиеш. Һәр 2-3 сәгать саен, әз-әзләп ашагыз. Бу бавыр, ашказаны асты бизе һәм ашкайнату өчен файдалы.

Авырту көчле икән – кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртыгыз».

 

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев