Мәдәни җомга

Чыршысыз калмабыз, табигатькә чыгарбыз!

Бу елны тизрәк бетеп, яңасын кара вирусларсыз гына каршы алу турында меңәрләгән кеше хыялланадыр, мөгаен.

Мәскәүдә быел Яңа ел уңаеннан массакүләм чаралар булмаячак. Сәбәбе – әлеге дә баягы коронавирус. Узган Яңа ел каникулларында башкалада 5 млн турист булган, имеш. Быел бәйрәм чаралары узмау өстенә, рестораннар да Яңа ел төнендә эшләмәячәк.
Аның каравы, Яңа ел чыршыларын бизәү, әллә ниләр кыландыру, берсеннән-берсе кыйммәтле уенчыклар кую таләп ителми. 2017 елда Мәскәү урамнарын бизәү өчен 3,3 млрд сум акча тоткан булган.

Әйе, чыршылар да зур калаларда арзан тормый. Мисал өчен, узган ел Кузбасста 18 млн сумлык чыршы куйган булганнар. Дөрес булса, ул Кремль чыршысыннан да өч тапкыр кыйммәтрәк булган. Чыршы үзе 17,2 млн сум торган. Аны бизәү өчен алынган 1,9 мең төрле зурлыктагы шарларга шәһәр бюджетыннан 616 мең сум туздырганнар. Ә чыршы очындагы йолдыз 135 мең сумга төшкән. Әмма кыйммәт ул бит әле зәвыклы дигән сүз түгел. Шуңа да чыршы күргәннәр бәйрәмнең төп кунагын реклама тактасы белән чагыштырганнар, чөнки чыршыда төрле төсләрдәге рәсемнәр бер-бер артлы, реклама тактасындагы кебек чыга торган булган.
Кызык, Россиянең иң кыйммәтле чыршылары арасында беренчелекне 2018 елда Красноярск каласының 55 метр биеклектәге 61 млн сумлык чыршысы биләгән. Бу сумманың 10 млн сумы чыршыны бизәү өчен тотылган. Әлеге чыршыдан тыш Красноярскида тагын 11 яшел бикәне бизәгәннәр. Моның өчен барлыгы 24 млн сум акча туздырганнар.

Өченче урында исә безнең Казаныбызда узган ел бизәлгән чыршы исәпләнә. Аның биеклеге 34 метр, ә бәясе 43 млн сум иде. Чыршы тирәли чатыр кырылды. Аның өчен тагын 17,8 млн сум тотканнар иде.

Мәскәүдән аермалы буларак, Казан Яңа елны каршы алмый калмас, мөгаен. Әнә, безнең эш каршында – “Казан” гаилә үзәге янында инде чыршыны җыя да башладылар. Кала мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда массакүләм чаралар тулысынча диярлек парк һәм скверларга күчәчәк. Ягъни без кабат табигатькә якынаячакбыз. Шулай булгач, яңа ел кәефеннән коры калмабыз. Бу елны тизрәк бетеп, яңасын кара вирусларсыз гына каршы алу турында меңәрләгән кеше хыялланадыр, мөгаен.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: