Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Башыңны сакла, балам! Өлкәннәр әйткән сүз бүген гаять актуаль

Башны югары күтәреп йөрер көннәр җитте. Тәккәберләнеп йөрү мәгънәсендә түгел.

Без үскәндә, су төшмәсен дип, яз көне баз тирәләрен кардан чистарта идек. Ә Казанда күп катлы йортларның түбәләреннән кар һәм боз сөңгеләрен чистарту кыш әйләнәсендә бара. Иң куркыныч вакыт – тамчылар тама башлаган чорда. Бердән, кар, боз өемнәре түбәндән үзе дә килеп төшәргә мөмкин, икенчедән, югары катларда яшәүчеләрнең фатирларына су үтә башлау куркыныч туа. Кыскасы, махсус кешеләргә – альпинистларга эш җитәрлек.

Ял көннәрендә үзебезнең йорт башында эшләүчеләргә дә сокланып тордым. Тәрәзә каршыннан оча да кар, оча, мин сиңа әйтим. Каян шулкадәр җыелган соң ул? Ә бит быел кыш өч тапкыр чистарттылар инде түбәне. Кар дию дөрес тә түгелдер, каткан, инде бозга әйләнгән кисәкләр турында бара сүз. Аллаһ сакласын, шулар бит теләсә кемнең өстенә шуып төшәргә дә мөмкин! Шөкер, әнә шулай чистартып торгангадыр, безнең өй кыекларында сөңгеләр юк әле. Алары – тагын бер бәла. Әле бу челтәрдә, әле икенчесендә машинасына кар, боз сөңгеләре төшкән фото, видеолар чыгып тора. Куркыныч күренешләр, дөресен әйтәм. Андыйларны “Машина ул тимер, үзең исән калгансың” дип тынычландырырга тырышсак та, үкенечле шул. Тимерне төзәтергә дә акча кирәк.

Балаларыбызны да саклыйк. Югарыга карап йөрергә өйрәтик. Әби-бабайларның “башыңны сакла, балам” дигән сүзләре бу көннәрдә үтә актуаль...

 

Радик Сабиров

"Шәһри Казан"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев