Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Бакчачылык ширкәте рәисе ташландык дача участогын сатып алу тәртибен аңлатты

«СНТ-Түбән Кама ассоциациясе» рәисе Илһам Булатов ташландык бакча участогын сатып алу тәртибе турында аңлаткан. Бу турыңа ул НТР 24 каналы хәбәр итте.

Хуҗасы баш тарту турында гариза язмаса, ширкәт рәисе мондый бакчаны сата алмый. Участокны вакытлыча кулланып тору өчен гына биреп була.

«Әгәр хуҗадан баш тарту турында гариза булмаса, ташландык булса да, без бу участокны башка кешегә бирә алмыйбыз. Без аны вакытлыча куллануга, арендага бирә алабыз», – ди Булатов. Бу турыда ул шәһәр мэриясе оештырган туры эфир вакытында сөйләгән.

«Иске хуҗаның бурычлары теркәлеп бара. Участокны арендага алган яңа хуҗа эшкәртә. Без бу кешегә биргәндә бакчаның нинди булганын фотога төшереп алабыз. Хуҗасы, аның туганнары яки мирасчылары килеп чыкса, без сөйләшбез, күрсәтәбез. Алар бурычларны түли, яңа хуҗа белән сату мәсьәләсе турында килешә», – ди Булатов.

Участогын сатарга теләгән бакчачы ширкәт (СНТ) рәисенә мөрәҗәгать итә. Әгәр бакча сатып алырга теләге булган кеше килеп чыкса, ширкәт рәисе бу бакчаны тәкъдим итә.

Булатов сүзләренчә, мондый үтенеч белән гадәттә җирен эшкәртү кыенлаша башлаган әбиләр мөрәҗәгать итә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев