Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Антибиотиклар курсыннан соң нәрсә ашарга кирәк?

Организмны чирдән соң саклар һәм антибиотикларның кире йогынтысы булмасын өчен нутрициолог Анна Ивашкевич рационда грейпфрукт, алкоголь, чүпрә һәм шикәрне кулланмаска киңәш итә.

“Бу ризыклар, беренчедән,  антибиотикларның дөрес үзләштерелүенә комачаулый, икенчедән алар укшыту, косу, эч авырту, йөрәк ритмы бозылуга сәбәпче булырга мөмкин”, – дип кисәтә табиб.

Аннары кайсыбер дарулар эчәклек микрофлорасын боза ала диде белгеч,  антибиотиклар куллану  исә кандидозга китерергә мөмкин, кандидоз үз чиратында татлы ризыклардан һәм камыр ашларыннан көчәячәк кенә.

 

Ивашкевич сүзләренчә, пробиотикларга бай ризыклар ашкайнату процессына ярдәм итә ала. Бу ризыклар арасында лидер  дип диетолог тозлы кәбестәне  (тозлы түгел, дөресрәге квашеный). Тагы да шпинат, бөтен бөртекле ярмалар, натураль йогыртлар, кефир, җимешләр, брюссель кәбестәсе, петрушка, сырганак җиләкләре файдалы булачак.

 

Әлфия Шакирҗанова

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев