Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

"Аларның ризалыгын алсаң, сиңа Җәннәт ишекләре ачылыр"

"Әти-әни ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы".

Әти-әниеңнең нинди милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим түгел. Алар әти-әниең икән — син аларга иң хәерле мөгамәләдә булырга тиеш.

Яр Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәтенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов: 

«Әти-әни ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы. Әти-әниеңнең нинди милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим түгел. Алар әти-әниең икән — син аларга иң хәерле мөгамәләдә булырга тиеш. Аларның ризалыгын алсаң, сиңа Җәннәт ишекләре ачылыр», — диде Пәйгамбәребез. 

Бер хәдистә болай дип әйтелә: Аллаһының Илчесе янына сәхабәләр килде. «И, Аллаһының Илчесе, бик игелекле, яхшы кеше үлем түшәгендә җан бирә алмыйча, газапланып ята», — диде алар. Пәйгамбәребез ошбу кешенең әнисен дәшәргә кушты. Ул бу хатыннан: «Синең улың ни сәбәпле җан бирә алмый?» — дип сорады. «И, рәсүләлЛаһ, улым миңа карата бик яхшы мөгамәләдә иде. Өйләнгәч, кызганыч, ул мине онытты. Мин аңа бик рәнҗедем», — диде әнисе. Аллаһыбызның Илчесе: «Әгәр дә син улыңны гафу итмәсәң, аны газап көтә», — диде. Баласы газапланмасын өчен, ана йөрәге барысын да кичерде. Шуннан соң бу сәхабә җиңеллек белән җан-тәслим кылды. Чөнки ул шул минутта әнисенең ризалыгына иреште һәм аны ахирәттә дә кабер газаплары көтмәячәк.  

 

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев