«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара
«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.
«СалаваTik»лар Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис сүзләренә язылган «Лап-лап» җырын башкарды.
Ренат Харис – төрле темаларга иҗат итүче әдип. Ул үз иҗатында кече яшьтәге балаларны да онытмый. Авылда туып үскән шагыйрь буларак, авыл дөньясының матурлыгы, табигате аңа яхшы таныш, табигатькә булган мәхәббәте аның балаларга багышлап язылган әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Әсәрләрнең теле гади, үтемле, җыйнак, аңлаешлы, шуңа күрә алар бик тиз отып алына. Балалар күңеленә тәэсир итү алымы көчле. «Лап-лап» шигыре дә шундыйлардан:
Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.
Авторның балачак хатирәләре аның күңелендә әле дә саклана, аның әсәрләре дә шул хакта сөйли.
Әлеге шигырь юллары нәни укучыларда табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтле, кызганучан караш тәрбияли.
...куян туп уйнаган...
Туп очкан да киткән,
Төшкән ул чокырга,
Аю тупны күргән,
Алып менеп биргән.
«Лап-лап» шигыре җыентык булып басылгач та, композиторлар Фәридә Фәизова, Шамил Тимербулатов көй иҗат иткәннәр. Шул рәвешле балалар музыкасы бик матур җыр белән баетылган.
«СалаваTik»лар да әлеге җырны бик яратып башкара. Араларында иң кечкенә «СалаваTik» Сәидә Гарифуллинага видеога төшерү моментлары бигрәк тә ошаган икән. «Ютубта видеоның чыканнын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алабыз. «Лап-лап» җырын бигрәк тә. Чөнки съемка вакытында без зу-ур гәүдәле аю белән биедек». – дип искә ала Сәидә. Ә аю ролендә – «Әкият» курчак театры актеры, балаларның яраткан дусты Юрий Чуктиев. «СалаваTik»лар проектында аның беренче генә катнашуы түгел. Хәтерләсәгез, «Шүрәле» җырын башкарганда да, Юрий абый Шүрәле ролен башкарган иде, декабрь аенда узган «Татарча чыршы бәйрәмендә» дә ул сабыйлар белән күңел ачты. Бала күңелле Юрий Чуктиевны киләчәктәдә «СалаваTik» видеоларында күрергә насыйп булсын. Ә нәни тамашачыларыбыз исә «Лап-лап» җырының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнеп, бик теләп башкарырлар дип ышанбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 май 2022 - 06:48Рабит Батулла: Әдәбиятта тарихилыкХәзерге заманда «раздельное питание» дигән нәрсә модага кереп китте. Имеш, ит белән ипине бергә кушып ашау, ул ашказанына бик авырга килә. Борынгы бабаларыбыз моны әллә кайчан ук белгән. Ит янына беркайчан да бабаларыбыз ипи куймаган. Беренчедән, далада ит күп булган, ипи аз булган, ипи иттән кадерлерәк саналган. Ипине, икмәкне, нанны, күмәчне аерым ризык буларак табынга куйганнар.65704
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.3400
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.3500
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.6200
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.4700
-
18 май 2022 - 13:00Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак Бу газүткәргечтә эшләр башкару белән бәйле.9000
-
18 май 2022 - 12:00Татарстанда информатика, инглиз теле һәм тарих буенча БДИ тапшыручылар саны артты Дәүләт йомгаклау аттестациясен 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 17 мең 420 чыгарылыш укучысы һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 37 мең 260 укучы узачак.8200
-
18 май 2022 - 11:00Иртәгә Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены ачыла 2022 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уза.8100
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.7700
-
18 май 2022 - 09:00Түбән Камада яшәүчеләргә эшкә велосипедта килергә тәкъдим итәләр Җомга көнне, 20 майда, Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителмәвен күрсәтергә тиеш.8900
-
17 май 2022 - 15:00Түбән Камада “Минем шәҗәрәм” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар Кичә Түбән Кама шәһәренең 1 нче санлы балалар бакчасында “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән тәрбияләнүче балалар гаиләләре арасында зонаара шәҗәрәләр бәйгесенә онлайн йомгаклау чарасы узды.14300
-
17 май 2022 - 14:00Фәрит Мөхәммәтшин «Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләрен бүләкләде Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Тарихта без эзлебез" республика шәҗәрә фестивале финалчылары бүләкләнде. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бу турыда Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.13000
-
17 май 2022 - 13:00Казанда Коръән укучы яшьләр бәйгесе башланды Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы итеп игълан ителгән Казан шәһәрендә уздырылачак чараларының беренчесе – изге Коръән уку бәйгесе башланып китте. Анда егермедән артык чит илләр гражданнары һәм Россия төбәкләреннән якынча 20 вәкил катнаша.11000
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.7700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика