Мәдәни җомга

Җырчы Марсилиягә әнисен бер дә күрергә язмаган (ФОТО)

Телеэкраннардан җырчы Марсилиянең "Мода" исемле җырына төшерелгән клибын бик еш әйләндерәләр. Сүзләрен Гөлфия Фәйзрахманова, көен Лилия Тарханова иҗат иткән булган. Клипта төп рольдә бик зәвык белән киенгән "блондинка"ны күрергә мөмкин. Ул Марсилия үзе була инде. Җырчы бу көннәрдә яңа клип төшергән. Чәч төсен дә бераз үзгәрткән. Тиздән тамашачы чираттагы клипны...

Телеэкраннардан җырчы Марсилиянең "Мода" исемле җырына төшерелгән клибын бик еш әйләндерәләр. Сүзләрен Гөлфия Фәйзрахманова, көен Лилия Тарханова иҗат иткән булган. Клипта төп рольдә бик зәвык белән киенгән "блондинка"ны күрергә мөмкин. Ул Марсилия үзе була инде. Җырчы бу көннәрдә яңа клип төшергән. Чәч төсен дә бераз үзгәрткән. Тиздән тамашачы чираттагы клипны күрә алачак.
- Марсилия чын исемегезме, әллә псевдониммы?
- Псевдоним (елмая). Мәрхүм әтием Марсил истәлегенә "Марсилия" дигән псевдоним алырга булдым. Бу миңа бик ошый. Ул илһамландыра, көч бирә.
- Чын исемегез нинди соң?
- Елена. Әнием - рус, әтием татар милләтеннән. Әнием - Любовь Александровна исемле булган. Пермь өлкәсенең Александровск шәһәрендә туганмын. Әниемне хәтерләмим. 2 яшь тә 5 ай вакытта Кукмара районының Кәркәвеч авылына әтиемнең әнисенә, ягъни әбиемә алып кайтканнар. Язмыш шулай кушкандыр күрәмсең. Әтием һәм әбием кулында чын татар кызы булып тәрбияләнеп үстем. Әнием рус милләтеннән булгач, әбием кырынрак караган, кабул итмәгән, диләр. Шул басымга түзмичә, киткән дип тә әйтәләр. Бер өч ел элек Пермь өлкәсенә барып, туганнарымны күреп кайттым. Әниемне күрергә теләп барган идем дә бит. Моннан 10 ел элек мәрхүм булганын әйттеләр. Фотосурәтен генә алып кайтып күрергә язды. Әтием дә, әбием дә 10-15 еллап мәрхүмнәр инде. Бертуганнарым юк. Интернеттан әниемнең туганнары белән аралашып торабыз. Чаллы шәһәрендә әтиемнең сеңлесе бар. Аны үз апам кебек якын күрәм.
- Мәктәпне тәмамлагач, юллар сезне кая алып килде?
- Кәркәвечтә 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, әтиемнең сеңлесе Чаллы шәһәренә алып китте. Сәүдә һәм кулинария уку йортына укырга кертте. Аны тәмамлагач, кияүгә чыктым.
- Ирегез дә иҗат кешесе түгелдер бит?
- Ирем Валентин, керәшен татары. Чаллыдан ерак түгел Мәләкәс авылыннан иде. Арабыздан китүенә ике ел була. Гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Ике ул тәрбияләп үстердек. Икесе дә тормышта. Әлегә бер оныгым бар. Аның җырга, биюгә сәләтен күреп сөенәм.
- Иҗат белән күптән шөгыльләнәсезме?
- Энергетиклар сараена вокал артисты булып килүемә 18 ел була. Шуннан бирле сәхнәдә мин. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын, ТИСБИның Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджмент факультетын тәмамладым. Алия Идрис кызы Хафизуллинада вокал белән шөгыльләнгән идем.
- Имидж өстендә үзегез эшлисезме, әллә аерым стилистыгыз бармы?
- Чәчләрне, киемнәрне барысын да үзем уйлыйм. Аннары инде тегүчем белән уртак фикергә килеп, шул идеяне тормышка ашырабыз. Өстәмә чәч тагып та йөрим. Блондинка образы үземә ошый һәм ул мине яшьрәк күрсәтә.
- Яңа клип кайсы җырга һәм кайда төшерелде?
- Хәзер мин блондинка түгел (елмая). Яңа клип өчен бераз чәч төсен үзгәрттем. "Бәхетле бул, улым" җырына клипны Чаллыда төшердек. Җырның сүзләрен Гөлара Шәрипова, көен Ирек Габдрахманов иҗат итте. Энергетиклар сараенда Ана капиталы тапшыру чарасында шушы җырны җырлыйм. "Бәхетле бул, балам" дип бераз үзгәртеп җырладым анда. Чөнки кыз бала да, ир бала да бар. Гомумиләштереп "балам" дип җырларга булдым. Клипның бер өлешен Ана капиталы сертификатын тапшырган урында төшерсәк, икенче өлешен Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 8 балалы Зәйнуллиннар гаиләсендә төшердек. Җиде балалары үзләренеке, сигезенчесен тәрбиягә алганнар. Бик тату гаилә. Балалары бик тәртипле. Бик матур клип төшердек. Тиздән тамашачыга да ирештерербез.
Эльза ГАЗИЗОВА.
"Бәхетле бул, улым" клибыннан күренеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 13:45
    Рашат НИЗАМИ: Халык югалмас, тик…
    Соңгы  елларда, татар язмышына бәйле рәвештә, телебез хәзинәсендә  мөһаҗир, диаспора, тарихи ватан дигән сүзләр нык активлашып китте. Нибары өч сүз, әмма шушы шартлы “өчпочмак”ка татар язмышы сыйган!
    31
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:50
    “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 20 (2018) “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 20 (2018)
    25
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:30
    Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт (ахыры) Безгә тын алырга ирек бирүче юк, Түгәрәк тау дип аталган тезмә эченнән, тау битендәге юллардан боҗра ясый-ясый, Валла дип аталган каньонны манзара кылырга алып киттеләр. Тәрәзәдән күз алмый күзәтәбез; тау биткәе саен бер авыл сыенган. Йортлары бер чамадарак – барысы да калынлыгы сыңар кирпеч бина. Эчтән-тыштан штукатурлаганнар. Түбә – һәммә җирдә чирәп. 
    95
    0
    2
  • 24 май 2018 - 14:08
    Лилия ФӘТТӘХОВА: Бата-калка йөзеп барган чакта Дәрьяларның ярсу агымында…              * * * Гел шулай булган ла... Ахмаклар, наданнар, Җаннарын  карага  манганнар Үз  сүзен  күтәргән  әләм дип.
    45
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:59
    “Мәхәббәт күгәрченнәре”  Г.Кариев исемендәге татар яшьләр театры шактый вакыт “Әкият” курчак театры бинасында “фатирда” торганнан соң, элекке “Победа” кинотеатрының яңадан сипләнгән бинасына күчте. Театрның үз өендә тамашачыга күрсәткән беренче премьерасы – “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле.
    40
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:52
    Айга кырын карама 26 май -1 июнь 26 май (шимбә). Рамазан аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.05 сәгатьтә калка, 2.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать. 
    33
    0
    0
  • 18 май 2018 - 16:13
    “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2018) “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19
    84
    0
    0
  • 18 май 2018 - 15:52
    Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, ерак Төркиягә сәяхәткә бардык. Әдәби матбага редакторларының чираттагы корылтаен төрки телле әдәби берлекләр конгрессы форматында уздырырга ният иткәннәр дә, ярты ел чамасы алдарак кубып, Татарстаннан да вәкилләр чакырганнар.
    201
    0
    1
  • 18 май 2018 - 15:44
    Максим Горький «Университетлары» Дистәләрчә ел дәвамында Горькийның үзенә һәм аның иҗатына берьяклырак мөнәсәбәт яшәп килсә дә, шунысы хак: аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Язучының тормышы югары очышлар һәм түбән тәгәрәүләр, фаҗигаләр һәм бөеклекләр белән тулы. 
    60
    0
    0
  • 18 май 2018 - 15:38
    Дамир Гарифуллин: Орчык кебек бөтерелгән дөньяда Борчак чаклы түмгәкләр абындыра... (Робагыйлар)                    * * * Тууымның максаты үлеммени –  Китәр өчен дөньяга килиммени.  Яши-яши гөнаһка батмас өчен,  Бер гасыр да яшәми үлиммени.
    48
    0
    0
  • 18 май 2018 - 14:54
    Айга кырын карама 19-25 май 19 май (шимбә). Рамазан аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.03 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.31 сәгать.
    50
    0
    0
  • 14 май 2018 - 15:13
    “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 18 (2018) “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 18 (2018)
    86
    0
    0
  • 14 май 2018 - 14:57
    Авылым көне  «Авыл көне» дип аталган яңа йола турында ишеткән бар иде. Мәгәр шәхсән үзеңә кагылмыйча, талгын җил сыман, читтән генә үтеп киткән вакыйгалар күңелне тетрәндерми. Ә менә инде үзеңнең туган авылыңда бәйрәм була икән, валлаһи, яшәрәсең!
    100
    0
    0
  • 14 май 2018 - 14:50
    Әтиләрсез үскән буыннан без Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика әдипләренең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Равил Вәли – әтисе сугышка киткәч туган буын вәкиле.  Вәли абзый Сталинград сугышында һәлак була.  Шулай итеп, әти кеше газиз баласын, бала исә кадерле әтисен бер тапкыр да күрми. 
    39
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Төркиягә сәяхәт
Ночной режим