Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

“Татар җыры”нда Ришат Төхвәтуллин катнашачак (ВИДЕО)

Кичә "Миражда" XVIII халыкара "Татар җыры" эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Фестиваль елдагыча "Пирамида" концертлар залында 16 декабрьда узачак. Татар эстрадасында иң масштаблы проектны оештыручы татар медиа группасы Барс-медиа, Татар радиосы радиостанцияләр челтәре белән ТатМузТВ телеканалы белән берлектә эстрада елының нәтиҗәсен чыгарачаклар. "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева...

Кичә "Миражда" XVIII халыкара "Татар җыры" эстрада фестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Фестиваль елдагыча "Пирамида" концертлар залында 16 декабрьда узачак. Татар эстрадасында иң масштаблы проектны оештыручы татар медиа группасы Барс-медиа, Татар радиосы радиостанцияләр челтәре белән ТатМузТВ телеканалы белән берлектә эстрада елының нәтиҗәсен чыгарачаклар. "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева сүзе буенча татар телен өйрәнү, аны пропагандалау кебек сораулар шактый зур кызыксыну уяткан вакытта мондый фестивальне зур дәрәҗәдә оештыру бик мөһим. "Бүген "Татар җыры» проекты - һәр яктан да кызыктыргыч бренд. Ә иң куандырганы ул 18 ел дәвамында туган телдә! Без үзебезнең халыкка рус эстрадасыннан калышмый торган татарча шоу күрсәтә алабыз. Гомумән, бу шоуны зур горурлык белән башка милләт халкына да тәкъдим итәрлек дип уйлыйм" - дип сөйләде Динә Гәрәева.
Фестивальнең режиссеры Максим Скалозубов сүзе буенча быел фестивальнең төп идеясе аның 18 яшьлеге белән бәйләнгән. "18 яшь ул үзенә бер төрле "перезагрузка", яңарту. Шуңа күрә быел тамашачыларны яңа идеяләр, кызыклы номерлар һәм күз явын алырлык шоу көтә. "Татар җырына" 18 - барысы да яңадан башлана! Бу көнне без янәдән кешеләргә тормышның төп кыйммәтләре хакында искә төшереп үтәргә телибез: ул, әлбәттә, мәхәббәт, гаилә, дуслык" - дип комментарияләр бирде Максим Геннадьевич.
Фестивальнең сценаристы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова халыкны "уятып җибәрергә" теләве турында әйтте. Аның фикеренчә, кеше бик тиз яхшы әйбергә ияләшә. "Әйе, затлы, кыйммәтле сәхнә, уйланылган номерлар, зур экраннар. Ә эмоцияләр? Хәтерлисезме, моннан 5-6 ел элек узган "Татар җырларын"?! Тамашачы икенче төрле көтә иде! Быел без "Барысы да яңадан башлана" дидек! Без быел шул самими эмоцияләрне кире кайтарыр өчен тырышачакбыз, сезне бик күп яңа борылышлар, гадилек көтәчәк. Әзер булыгыз!" - диде Гөлназ.
Фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинова лауретларга нинди принцип буенча кием сайлавы турында сөйләп узды. Шулай ук иң кыйммәтле күлмәкнең бәйсен ачыклады: 600 мең сум.
ТатМузТВ телеканалының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова фестивальне эксклюзив шартларда безнең каналда туры эфирда күрергә мөмкин булачагын әйтте. Шулай ук татар медиа группасы Барс медиага республикабызның президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китүеннән соң телеканалда нинди үзгәрешләр көтәргә кирәклеген сөйләп узды. "Телеканалны иҗади яктан гына түгел, техник яктан да камил итәргә тырышабыз. 1 сентябрдән FULL HD форматтагы трансляция эшлибез. Президент килеп киткәннән соң, югары сыйфатлы видео контент җитештерү теләге безне тагын да ныграк "яндыра" башлады! Бүген исә, "ТатМузТВ" каналы Фестивальнең видео-бизәлеше өчен җавап бирә. Ышанычларны акларбыз дип уйлыйм" - дип сөйләде популяр музыкаль телеканалның баш мөхәррире.
Быел фестиваль барышында 25 лауреат билгеләнәчәк. Номинантлар арасында Ильмира Нәгыймова белән Ришат Төхвәтуллин да бар иде. Ильмира Нәгыймова үзенең фестивальдәге беренче чыгышын искә алды. "Беренче тапкыр "Татар җыры" сәхнәсендә мин 2012 елда чыгыш ясадым. Билгеле фестиваль тамашачыларны гына түгел без, җырчыларны да, һәрчак шаккатырып тора. Миңа оештыручылар син тимераякта шуып җырлаячаксың дигәч, мин шок хәлендә калдым. "Татар җыры" сәхнәсенә беренче тапкыр чыгу болай да дулкынландыргыч, ә җырлый-җырлый тимераякта шуу икеләтә җаваплык тәлап итә. Ул дулкынлануымны бүгенгедәй хәтерлим» - дип уртаклашты җырчы.
Белүебезчә, "Татар җыры" сәхнәдә елның иң популяр артистларын җыячак. Билгеле әлегә артистлар арасында Ришат Төхвәтуллин да бар. Аның фикере буенча "Татар җыры" - ул безнең телне, безнең җырны, моңны саклап калучы фестиваль. "Күпләр безнең эстрада чит ил эстрадасыннан артта кала диләр. Ләкин бер чит ил эстрадасы артисты тиешле дәрәҗәдә татар җырларын башкара алмый" - диде популяр җырчы.
Фестивальдә беренче тапкыр катнашучы Ришат Төхвәтуллин журналистларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ни өчен җырчы элек фестивальдә катнашмавы турында "Барс-медиа" татар медиа группасының рәисе Марат Гәрәев үз комментарийләрен бирде. "Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга, без аны "Татар җыры"нда күрергә теләк белдердек. Әмма аның продюсерлары белән уртак тел таба алмау сәбәпле, Ришат озак еллар фестивальдә чыгыш ясый алмады. Моны, билгеле, "Татар җыры" тамашачысы сизми калмады" - диде татар музыкаль индустриянең монополисты.
Конференциядә фестивальнең бюджеты да ачыкланды: ул үзгәрешсез - 12 миллион. Оештырулар моның хакта сөйләргә яратмый, чөнки аларның фикере буенча татар җырын, татар телен һәм милләтен саклап калу өчен бу гына бәя аз.
Видеоны түбәндәге ссылка аша карый аласыз:
https://www.instagram.com/p/BcE9nzKFYsC/?hl=ru&taken-by=madanizhomga
Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев