Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

“Сәяхәт кылу – бәхет”

25 яшьлек эшмәкәр, smm-менеджер Айдар Шәфигуллин инде 21 илгә сәяхәт кылырга өлгергән. Иң беренче сәяхәте 8 яшендә Төркиягә булган. Аның яшәү девизы болайрак: "Шәп итеп акча эшләргә дә, аны яңа кичерешләргә туздырырга". Элек әти-әниләре белән чит илләргә йөргән, хәзер күбрәк үзе генә юлга чыга. Туристлык агентлыклары хезмәтеннән баш тартып, сәяхәтләрне,...

25 яшьлек эшмәкәр, smm-менеджер Айдар Шәфигуллин инде 21 илгә сәяхәт кылырга өлгергән. Иң беренче сәяхәте 8 яшендә Төркиягә булган. Аның яшәү девизы болайрак: "Шәп итеп акча эшләргә дә, аны яңа кичерешләргә туздырырга". Элек әти-әниләре белән чит илләргә йөргән, хәзер күбрәк үзе генә юлга чыга. Туристлык агентлыклары хезмәтеннән баш тартып, сәяхәтләрне, экскурсияләрне үзе теләгәнчә кыла. Әлбәттә, инглиз телендә аралаша белүе дә зур роль уйный.


Айдар Әлмәт шәһәрендә туып-үсә. Әти-әнисе биредә яши. Әлмәттә математика юнәлешендәге мәктәп тәмамлап, Казан дәүләт университетының ВМК факультетында белем ала. Хәзер ул - аягында нык торган уңышлы эшмәкәр. Төрле оешмаларның интернеттагы популярлыгын үстерүне кайгырта. Социаль челтәрләрдә ширкәтне, аның товарын рекламаларга ярдәм итә.

Ул яңадан-яңа җирләргә, илләргә сәяхәт кылырга, андагы халыкларның яшәү рәвешен өйрәнергә ярата. Чит илгә баруны ялга санамый ул:. "Андагы мохитне өйрәнергә барам", - ди. Күбебезгә балачакта: "Китап укы. Чит илләр белән кызыксын", - дип киңәш итәләр. Айдарга да әти-әнисе мондый нәсихәтне ирештергән, әлбәттә. Тик замана баласы китап укырга әллә ни яратмаган.

- Китапта автор чит илдә күргән хатирәләрен тасвирлый. Аны укыганчы, ул илне үз күзем белән күреп кайтуым күпкә отышлырак, - ди сәяхәтче.

Хәзерге көндә Айдар тагын кайсы ил һәм шәһәрләргә юл тотачагы турында план кору белән мәшгуль. Кечкенәдән мөстәкыйль бала булып үсүе әллә каян сизелә: һәр өлкәдә бик акыллы, төпле фикер йөртә. Хәзер чит илләргә күбрәк үзе генә йөрүен телгә алган идек, хәер, Айдар Әлмәттә гомер иткән әти-әниләре белән бергә сәяхәт кылырга да вакыт таба. Күптән түгел сеңлесе Алинә белән Франциядә булып кайткан.

Айдар сәяхәт кылган илләрне глобуста инә белән тамгаласак, чын керпе хасил булыр иде: Испания, Италия, Мисыр, Доминикана, Таиланд, Шри-Ланка кебек илләрне гизәргә өлгергән ул. Доминиканада аңа утрау бик ошаган. Ул утрауда "Баунти" шоколадының рек­ламасын төшергән булганнар. Шулай ук кайчандыр бик популяр "Последний герой" тапшыруының бер сезоны биредә эшләнгән.

- Утрау океан эчендә урнашкан. Аның су уртасында булуы түгел, ә бу утрауга барып җитү мәшәкатьләре үзе бер тарих. Һава яки су транспорты белән бара ала идек. Теплоход-катер ишеләрдә әниемнең күңеле болгана. Шуңа ул утрау­га океан өстеннән вертолет белән очтык. Безне генә көткәндәй, көчле яңгыр коя башлады. Вертолет пыяладан эшләнгән, җил-давылда дер селкетте. Аның каравы, вертолетта очканда үземне кинолардагы бай егет итеп тойдым, - дип елмайды Айдар.

Бали утравы егетнең күңелендә сёрфинг белән истә кала. Сёрфинг - диңгез дулкыннарында махсус тактага басып йөзү. Доминикана белән Таиланд ыгы-зыгылы, җирле халыкның, туристларның күп булуы белән хәтерендә уелып калган.
9 ел элек Андоррага да сәяхәт кылган ул. Карлы тауларда сноубордта шуган. Бик текә тауларны, 30-40 километрга сузылган таулыкларны күреп хәйран калган. Ә менә Испаниядә корриданы, ягъни үгез үтерү тамашасын караган.

Айдар татар, рус, инглиз телләрендә камил аралаша. Шунысы кызык: чит илгә барган саен, андагы кешеләрнең инглиз телен начар белүләрен аңлый. "Инглиз телен өйрән. Бөтен илдә инглиз телендә аралашалар", - дип әйтә торган булган әти-әнисе. Ләкин чынлыкта инглиз теле берничә илдә генә кулланыла, күбесендә, әлбәттә, үз телләрендә сөйләшәләр. Мәсәлән, Франциядә француз, португал, хәтта итальян телләрендә аралашалар. Алардан инглизчә берәр нәрсә сорасаң, "инглизчә белмибез" дип җавап кайтаралар. Бу исә аларның сукырларча инглиз телен өйрәнергә ашыкмыйча, башка телләргә дә хөрмәт белән карауларын раслый.

- Чит илдән кичерешләр алып кайтам. Ниндидер әйбер сатып алырга омтылышым юк. Элек һәр почмакта фотога төшә идем. Хәзер ул гадәт тә бетте. Биредәге кызыклы, үзенчәлекле урыннарны истә калдырырга тырышам. Бер урында дистәләгән фото ясарга яратмыйм. Бер тапкыр да чит илгә бармаган кешеләргә киңәш итеп әйтәм. Тормыш бер генә бирелә. Шуңа җир йөзенең берсеннән-берсе матур һәм серле почмакларын күрергә ашыгыгыз. Яңа хис-кичерешләрдән рәхәтлек алыгыз. Бурычка бата-бата, кыйммәтле кроссовкалар, айфоннар алганчы, сәяхәт кылу күпкә бәхетлерәк итәчәк, - диде саубуллашканда Айдар Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев