Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Раяз Фасиховның Казанда узачак концерт көненә рус җырчысыныкы билгеләнгән булган

Хәтерләсәгез, узган ел җырчы Раяз Фасихов 10 нчы юбилей концертын Казанда 24 ноябрь көнне уздырган иде. Быел да шушы датага туры килә ул. Әмма башта бу көнгә рус эстрадасы артистының концерты куелган булган. - Рус җырчысы белән 24 ноябрь көнен ничек бүлештегез? - Быел әзрәк буталчык килеп чыкты шул. "Пирамида"...

Хәтерләсәгез, узган ел җырчы Раяз Фасихов 10 нчы юбилей концертын Казанда 24 ноябрь көнне уздырган иде. Быел да шушы датага туры килә ул. Әмма башта бу көнгә рус эстрадасы артистының концерты куелган булган.
- Рус җырчысы белән 24 ноябрь көнен ничек бүлештегез?
- Быел әзрәк буталчык килеп чыкты шул. "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узачак концерт көнен билгеләнгәндә, 24 енә дип ниятләсәк тә, бутап, башка көнне алганбыз. Концертым 24 ноябрьдә булачак дип йөрим. Реклама да бирергә өлгердем. Билетлар да сатыла башлады. Ул көнне дәрәҗәле рус артистының концерты булырга тиеш икән. Зур кешеләр белән сөйләшеп, ул Мәскәүдәге артист белән танышып кына, аның концертын күчертә алдык. Кем икәнен әйтеп тормыйм. Бу хакта сүз куерту матур булмас.
- Хәтерлим, узган елгы концертыңда Хәния Фәрхи чыгыш ясады. Залда бик күп түрәләр да бар иде.
- 2017 ел бик авыр булды. Әлфия апа Авзалованы, Хәния Фәрхине һәм Илфак Шиһаповны югалттык. Мәрхүмә Хәния апаны былтыргы юбилей концертыма чакыра алганыма сөенеп туя алмыйм. Дуэт җырны соңгы тапкыр шунда башкарган идек бит. Исәннәрнең кадерен белергә кирәк. Безгә якты эз салып калдырган җырчыларыбызны хөрмәт итеп, яратып яшәргә кирәк икән дигән фикердә мин.
Узган елгы концертымда кемнәр катнашуын алдан әйтмәгән идем. Бу дөресрәк тә булып чыкты, чөнки Венера Ганиева килергә тиеш иде, килә алмады. Быел да аны чакырырга уйлап торам әле. Килерме, юкмы?.. Концерт алдыннан Венера апа белән вокал күнекмәләре ясый башлыйбыз. Җырларны кабатлыйбыз. Үзе җырлаячакмы, юкмы, анысын әлегә әйтә алмыйм.
- Раяз, гел концерт турында сөйләшкәч, бу сорауны да бирми булмас. Рус җырчыларының чыгышлары ике сәгатьләп бара, ничектер ял итеп кайтып китәсең. Ә татар концертларын ник шулкадәр сузарга соң?! Кайчак алар дүртәр-бишәр сәгать бара. Тамашачының арганын артистлар күрми мәллә?!
- Электән килгән гадәт ул. Һаман да шул дәвам итә. Тиздән без дә шушы вакыт аралыгына сыеша башларбыз дип уйлыйм. Руслар алар концертны мәзәк ише нәрсә белән тутырмый. Тере тавышка бар күңелен биреп җырлый да, икенче шәһәргә кузгала.
- Татар теле өчен көрәшкә эстрада вәкилләре да кушылды. "Туган тел" җырын башкарып, "Инстаграм" челтәрендәге сәхифәләрендә урнаштырып бардылар. Бу гамәлгә мөнәсәбәтең нинди?
- Әлбәттә, телебез тирәсендәге хәлләргә бик борчылам. Кызым Венера татар гимназиясенең 2 нче сыйныфында укый. Анда татар теле дәресләрен бетерсәләр нәрсә булыр?! Улым Рамазанга 6 яшь. Менә үзенә баян бүләк иттем. Махсус укытучыда уйнарга өйрәнә. Өйнең ишекләрен ачып керүгә, бары ана телендә генә сөйләшәбез. Безнең телне аңламый торган кеше кунакка килә икән, шунда гына рус теленә күчәбез. Татар телен мәктәптә генә өйрәнеп булмый. Барысы да гаиләдән килә. Өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Ләкин мәктәпләрдә татар телен бетерсәләр, бу зур ялгышлык булачак. Татарстан республикасы - иң алдынгы төбәкләрдән санала. Кемнәрнеңдер бу рәхәтлеккә бик ачулары килә һәм алар милләтләр арасында ызгыш чыгарырга тели. Аллага шөкер, бу проблеманы хәл итәрлек көчле җитәкчеләребез бар. Җиңеп чыгарлар дип өметләнәм.
Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев