Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Ни өчен Рәнис Габбазов имиджын үзгәрткән?! (ФОТО)

Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов соңгы вакытларда концертларда да, телевидиядә дә, социаль челтәрләрдә дә кара күзлек киеп чыга башлады. Әлеге үзгәреш тамашачылар арасында күп кенә сораулар тудырды. Рәниснең образындагы үзгәреш кызык өчен ясалмаган икән. Бу адымга Рәнис мәҗбүри рәвештә барган! Юк, урамда сугышып йөрмәгән, хатыны белән дә талашмаган, Григорий...

Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе Рәнис Габбазов соңгы вакытларда концертларда да, телевидиядә дә, социаль челтәрләрдә дә кара күзлек киеп чыга башлады. Әлеге үзгәреш тамашачылар арасында күп кенә сораулар тудырды.


Рәниснең образындагы үзгәреш кызык өчен ясалмаган икән. Бу адымга Рәнис мәҗбүри рәвештә барган! Юк, урамда сугышып йөрмәгән, хатыны белән дә талашмаган, Григорий Лепска да ошарга теләмәгән.

«Ульян өлкәсендә концерт куйган идек, тамашачы чыгышымны бик яхшы кабул итте. Андый ук булыр дип үзем дә көтмәгән идем. Залдагы җылы карашлар арасында каты күз булды. Ул караштан хәтта сискәнеп киттем. Сәхнә артына керүгә, күз сызлый башлады.

Икенче көнгә башта берсе, аннары икенчесе шешеп чыкты. Табиблар «конъюнктивит» диагнозы куйды. Хәзер инде, Алла шөкер, төзәлеп килә. 2 март көнне Казанда узачак концертта күзлексез чыгармын дип өмет итәм. Минем өчен борчылып, киңәшләр биреп торучы тамашачыларыма зур рәхмәт!" - ди Рәнис Габбазов.

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев