Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

"Кәрим үсә, Камилә дә бирешми..."

Вәсилә Фәттәхованың ире Илгиз Габдерәкыйпов соңгы яңалыклары белән уртаклашкан.

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов, 900 км чакрым узып, улына Татарстанның Әгерҗе районыннан көчек алып кайткан.

"Әгерҗе хәбәрләре”нә биргән әңгәмәсендә ул 3 ел тугры дусты булган этләренең авырып үлеп китүен, улы Кәримгә юаныч булсын дип, ерак араларга карамыйча, Әгерҗедән дүрт аяклы дус алып кайтуын сөйләгән. Әгерҗе районында Иж-Бубый мәктәбе директоры буларак кына түгел, ә республиканың эстрада вәкилләренә матур көйләр-җырлар иҗат итүче буларак таныш булган Равил Бадахшин танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгизгә көчек бүләк иткән.

Продюсерның бүгенге көндә ни белән шөгыльләнүе белән дә кызыксынганнар. "Уфада 2005 елдан бирле мәдәни чаралар, концертлар, иҗат кичәләре, зур фестивальләр оештыру буенча продюсерлык үзәгебез эшләп килә. Без «Татар җыры» кебек зур фестивальләрне уздыру белән шөгыльләнәбез. Татар эстрадасы йолдызлары концертларын да оештырабыз. Башкортстанда татар халкы күп яши, халык татар концертларын, артистларны ярата. Хәзерге вакытта күбрәк соло концертлар белән шөгыльләнәбез, татар эстрадасы йолдызлары катнашлыг
ында җыелма концертлар оештырабыз. Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез".

- Бар да әкренләп. Улыбыз Кәрим икенче сыйныфны тәмамлады. Аңа 9 яшь тулды. Төпчегебез Камилә дә бирешми, аңа һәрьяклап ярдәм итәбез. Туганда оча сөяге һәм бот буыннары зыян күргәнгә, операция ясарга планлаштырдык. Ул Мәскәүдә узачак, - дип уртаклашкан ул. - Көчек кечкенә булуына карамастан, юлны бик яхшы кичерде. Аны Кәримгә юаныч булсын дип алып кайттым. Әлегә исем сайламадык. Кәрим этнең җисеменә, токымына туры килердәй бик матур исем сайлар дип ышанам , - дип сөйләгән Илгиз Габдерәкыйпов.

“Вәсилә ханым исән чакта да этләр тота идегезме?” - дигән сорауга ул: "Вәсиләнең песиләргә аллергия иде бит. Юк, этләр дә, мәчеләр дә тотмадык. Ә менә улыбызга бер тугры дус бар хәзер", - дип җавап кайтарган.

 

Резеда Галикәева

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев