Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Контрактлы коллык, яки Җырны тоткын итмәгез!

Зур сәхнәләрдә җырларга, җырчы буларак үз урынын табарга хыялланган, яңа 18е тулган Рузилә тәвәккәлли – продюсер белән эшләргә риза булып, 10 еллык контрактка кул куя. «Синнән йолдыз ясыйсым килә!» – ди продюсер әфәнде. Контракт аны танытырга, бае­тырга тиеш, дип ышана җыр­чы. Башта чыннан да эшләр әйбәт кенә бара. Аңа продюсеры Зәлилә дигән псевдоним сайлый.

Февраль ахырында «Пирамида» концерт залында Р.Ваһапов фонды тарафыннан оештырылган «Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты булып үтте. «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә Артур Исламов үзенең «Татар, алга!» дип аталган җыры белән җиңеп чыкты (сүзләре Б.Ибраһимовныкы). Фондның башка җырчылары арасында никтер иң яше – Сарман кызы Зәлилә күренмәде. Гомумән, бер-ике тапкыр гына күренеп алса да, бу кыз бала үзенең халыкчан көчле тавышы, чаялыгы, сәхнә харизмасы белән хәтердә калган иде. Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгеләрдә лауреат булырга, «Болгар» радиосы уздырган Милли музыкаль премиядә «Иң өметле җырчы» номинациясендә җиңү яуларга да өлгерде.

Зәлиләгә 20 яшь, чын исем-­аты - Рузилә Бәдретдинова, Сарман кызы. Укытучы әнисе, энекәше Сарманда яши. Рузилә 6 яшеннән җырлап үсә, райондагы бер генә дәрәҗәле концерт та аның катнашыннан башка үтми. Тавышын, чаялыгын, җырлау манерасын охшатып, аны балачагыннан ук «икенче Әлфия Авзалова» дип йөртәләр. Туташ, үзенең яшьтәшләреннән аермалы буларак, хәзерге эстраданы бөтенләй тыңламый, «Сарман», «Тургай», «Салкын чишмә», «Әрәмәлек» кебек киң сулышлы җырларны җырлап үсә, музыка  мәктәбен тәмамлый. Күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый.  Тугызынчы сыйныфтан соң Әлмәт музыка училищесына укырга керә, ләкин аның халыкчан тавышын академик рәвештә куярга тырышканда проблемалар башлана да,  ул Алабуга мәдәният училищесына күчәргә карар кыла. Аны тәмамлагач, Казанга килеп Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, бүген ул беренче курста, Венера Ганиева сыйныфында укый. 

Рузилә Алабугада укыганда ук  Ә.Авзалова конкурсында катнаша һәм өченче дәрәҗә лауреат була. Шунда ул Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигъ­мәтҗанова белән таныша. «Җыр­лавың да, кыяфәтең дә әниемә  охшаган!» – ди ул, тәэсирләнеп. Җырчы кызны үзләренә кунакка алып кайта, аннары Венера ханым Ганиевага алып бара, тыңлатып карый. Ул исә  кызга «Синнән опера җырчысы да, халык җырчысы да чыга», – ди. Рузилә  Ә.Авзалова фестиваленең Мәскәүдә үткән  гала-концертында да бер дигән итеп җырлап кайта. Аннан кайтып төшүгә, икенче көнне үк Казанда Р.Ваһапов исемендәге конкурста катнаша. Анда да өченче дәрәҗә лауреат була. Аннары Рузиләгә шалтыратып, әлеге фестивальнең гала-концертында җырларга чакыралар. Ул С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтә, шунда сәхнә артында кыз­ның колагына беренче тапкыр «контракт» дигән сүз чалына.   Рузилә күпләрнең бу контракт хакында хыяллануын күрә, ләкин үзенә тәкъдим итәрләр дип уйлап та карамый. Ләкин өченче урынны гына алса да, контрактны нәкъ менә аңа тәкъдим итәләр. Рифат Фәттахов контракт төзергә тәкъдим белән шалтыраткач та, ашыкмый әле ул. Әлбәттә,  документ белән танышып чыга, укытучысы белән, училище директоры белән дә киңәшә. Берсе дә каршы төшми, хөрмәтле кеше бит, йолдызлар да кабыза, төзесәң дә ярыйдыр, диебрәк киңәш итәләр. Дөрес, үзенең башта ук аягы тартмый. Кул куярга дип Казанга чакыргач та, автобуска утыруга шофер радионы ачып җибәрә, ә анда җыр яңгырый: «Не ходи ты с ним на встречу, не ходи – у него гранитный камушек в груди…» Ләкин зур сәхнәләрдә җырларга, җырчы буларак үз урынын табарга хыялланган, яңа 18е тулган кыз бала тәвәккәлли - продюсер белән эшләргә риза булып, 10 еллык контрактка кул куя. «Синнән йолдыз ясыйсым килә!» – ди продюсер әфәнде. Контракт аны танытырга, бае­тырга тиеш, дип ышана җыр­чы. Башта чыннан да эшләр әйбәт кенә бара. Аңа продюсеры Зәлилә дигән псевдоним сайлый. Ләкин тора-бара кыз үзенең кол хәлендә калуын аңлый башлый. Аны йолдыз итеп кабызырга вәгъдә ителсә дә, чынлыкта барысы өчен дә җырчы үзе түләргә тиеш икән. Ягъни,  кием алалар – акчасын чыгышлардан килгән керемнән басып калалар, клип төшерәләр - акча, җыр яздыралар - тагын акча… «Кулга акча керми дә диярлек, эшләгән бөтен акчаны чыгымнар өчен дип басып калалар. Ә башка җирдә эшләргә контракт рөхсәт итми… Бу хакта продюсерыма аңлатырга тырышсам да, ул: «Син бездә эшләмисең, контракт шартларын гына үтисең» – диде. «Нинди акчага яшәргә тиеш соң мин?» – дигәч, «Анысы инде синең проблема», – дип кенә җибәрде. Контракт төзелүгә, миңа мөнәсәбәт үзгәрде. Иҗат мәсьәләләрендә генә түгел, шәхси тормышыма да продюсер хуҗа диярлек, мин хәтта аның рөхсәтеннән башка ун ел буе кияүгә дә чыга алмыйм бит. Үз исемем белән сәхнәгә чыга, ә контракт беткәндә ул псевдонимны үземә дә калдыра алмыйм, чөнки ул продюсерныкы! Димәк, мин ун ел буе ниндидер Зәлиләне үстерәм, танытам, ә Рузилә Бәдретдинова дигән кешене белүче дә булмаячак. Алга таба сәхнә эшчәнлегемне дәвам итсәм, барысын да өр-яңадан башларга тиеш булам. Өстәвенә, репертуарым да булмаячак, бөтен җырлар да продюсер милке булып санала. Ягъни ун елдан мин кияүгә чыкмаган карт кыз булып, исемсез, акчасыз килеш урамда калырга тиеш булам», - дип сөйли җырчы үзе.

– Ни өчен мондый контрактка кул куйдың соң? 

– Ул чакта бит миңа нибары 18 яшь иде. Перспективалар башкачарак аңлатылды, мондый проблемалар туасы башыма да килмәде. Аннары соң, Рифат Әхмәт улы хөрмәтле кеше булгач, аңа самимилегем белән ышандым да…

– Хәзер контрактны өзәргә ни комачаулый?

– Контракт буенча, килешүне бары тик продюсер ягы гына өзә ала. Артист үз теләге белән китәргә теләсә, 5 миллион сум түләргә тиеш булып чыга. Ул миңа шулай әйтте дә: « Спонсор табып, 5 миллионыңны түлә дә, кит», – диде. Мин андый акчаны каян табыйм? 

– Продюсер үзе килешүне өзсен өчен, бәлки, сәбәп тудырырга кирәктер?

– Әгәр ул кушканнарны тыңламасам, концертны яки банкетны өзсәм, җыелышларга соңга калсам яки килмәсәм, миңа зур штрафлар салачаклар. Аларны миңа чыгымга өстәп, минус итеп кушып барачаклар, мин беркайчан да акча ала алмаячакмын. Продюсер минем турыда узган елның февралендә үк «үз-үзен аклады, табышка чыкты», – дигән иде. Ләкин коронавирус башланды да, концертлар беткәч, табышсыз калдык. Үземне яклап сүз әйтә башлагач, продюсерым мине финанслаудан туктаячагын әйтте, җырларны ротациядән алды. Болай да мине халыкка таныту өчен әлләни эшләмәде – 2 ел эчендә 2 клип төшерелде, филармония сәхнәсендә җырлаган ике җырны видеоязмага алды, 5 җырны  яздырдык. Моны әлләни күп дип санамыйм, чөнки мин гел эшләдем, банкетларга гел чакырып тордылар  бит, кереме миңа эләкмәсә дә… Ә контрактны өзү өчен, үз-үземне азат итү өчен 5 миллион сорый белә.

Рузилә-Зәлилә бу коллыктан котылуда ярдәм итүне сорап, президент Р.Миңнехановның интернет кабул итү бүлмәсенә хат та язган, шуннан соң аны мәдәният министры Ирада Әюпова кабул иткән. Әлеге хаттан бер өземтә китерсәм, ни өчен җырчы кызның бу контракттан шулхәтле арынырга теләве ачыграк аңлашылыр.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Мин, Бәдретдинова Рузилә Ришат кызы, 2019 елның 27 маеннан Р.Ваһапов исемендәге фондта контракт нигезендә хезмәт куям. Продюсер Фәттахов Рифат Әхмәтовичның, минем 18 яшьлек кыз булуым белән файдаланып, йолдыз ясыйбыз, дигән алдавына тап булдым. Шушы 1,5 ел эчендә бу фондның намуслы эшләвенә миндә шик туды. 

Контрактның шартлары кешелек хокукларымны боза. 10 ел буе продюсер рөхсәтеннән башка миңа кияүгә чыгарга да ярамый. Мин 11 ай бер тиен күргәнем булмады, банкетларда эшләсәм дә, ул акчалар миңа бирелмәде. Яшь җырчы булсам да, үземә карата ямьсез карашка, мәсхәрәләүгә түзәргә тиеш түгелмен, дип уйлыйм. Рифат Әхмәтовичның үзенең дә, аеруча аның кызы – сопродюсер Айбикә Фәттахованың миңа карата мөгамәләләренә түзәрлек түгел. Үземнең кеше хокук­ларым турында сөйли башласам, авызымны томалыйлар. Ул сүзләрне язып тору да оят (дәлилләре бар). (Ул дәлилләр белән таныштым, чыннан да аптырарлык хәлләр.-Автор.) 

Алар мине мыскыллап тору өстенә, һәрчак акча юк, дип артистларны тирги. Ничек инде елына әллә ничә миллион дотацияләр алып та, концертлардан, банкетлардан кергән акчалар җитми икән?

Пандемия вакытында да безгә ярдәм күрсәтелмәде һәм бер  тиен акча түләнмәде. Шуның өстенә миңа эшләргә дә рөхсәт бирмәделәр. Үз сүземне турыдан әйткән өчен миңа продюсер «сиңа уборщица булып эшләргә генә рөхсәт итәм» диде. 

Продюсерның миңа артык акча чыгарганы булмады да, шушы темага сөйләшүләрдән соң ул миңа «финансированиене туктатам» диде. Продюсерның кесәсе калынайсын дип, хәзер мин контрактны өзгән өчен, 5 миллион сумны  үз кесәмнән чыгарып түләргә тиешме? Безне эшләтеп, продюсер коттедж, престижный йорттан фатирлар, машиналар алырга тиеш түгел, дип уйлыйм.

Рөстәм Нургалиевич, зинһар өчен, миңа мондый кешелексез продюсер белән эшләвемне туктатуда ярдәм итүегезне үтенәм!»

– Бу хатны язганнан соң, Мәдәният министрлыгы юрист­лары контрактны өйрәнде, тик Ирада Хафизҗан кызы соңыннан: «Ярдәм итәргә тырышырмын, тик миңа гына бик ышанып торма», – диде...

– Ә тавышың өзелгән икән, дигән хәбәр каян чыкты?

– Гел иҗат өчен уңайсыз шартларда, кимсетелү тоеп яшәү, штраф салмасалар ярар иде, тагын минуска китмәсәм ярар иде, дип нервыланып яшәү үзенекен итте – декабрь башында бер концерт алдыннан минем чыннан да тавышым бетте. Продюсер шунда ук фониатр чакыртты. Минем тавыш ярылары кушылмый – «несмыкание связок» дип диагноз куйдылар. Фондта үткән җыелышларга йөрү мәҗбүри, соңга калсаң – штраф яный. Ә ул җыелышларны теләсә кайчан билгелиләр, дәресләремне калдырып килеп җитәм, тоталар да башка көнгә күчерәләр. Мин бит укуны да калдырырга тиеш түгел, чөнки стипендиясез калуым бар. Стипендия – хәзерге вакытта бердәнбер керемем. Шул борчылып йөрүләрнең барысы да җыелгандыр инде… Иң кызыгы шунда, ул концерт алдыннан Илһам Вәлиевнең дә тавышы бетте, ул плюска җыр­лап чыгарга мәҗбүр булды, оркестр тик утырып торды. Ул көнне мин дә плюска җырладым.  Хәзер миңа җыр­ларга ярамый әле, табиб март ахырына кадәр тавыш ярылары ял итәргә тиеш, диде. 

Менә шундый хәлләр. «Сарман»нарны, «Уел», «Дим-дим»нәрне күңелләрне тибрәтердәй дәрт белән, моң белән башкара ала торган җырчы кызыбыз шундый зар белән, ярдәмгә өметләнеп яши. Аны ишетерләр һәм кайберәүләргә моңны, җырны читлеккә ябарга ярамавын аңлатырлар, бәлки. Җырчы ул – сәнгать кешесе, санаулы “материал”, ә акча эшләү машинасы түгел. Шуңа күрә  аның белән нәзакәтлерәк, ихтирамлырак шартларда эшләргә кирәк. Бу продюсердан җырчылар Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин да контрактларын зур авырлык белән өзеп киткәнен истә тотыйк. Яшь җырчылар исә мондый төр контрактларга кул куйганда җиде кат үлчәп, бер кат киссен иде. 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев