Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Илшат Әхмәров: “Сәхнәгә чыгар өчен Себердә акча эшләргә туры килә” (ВИДЕО)

"TMTV" телеканалында баручы "ҖырлаОКе" тапшыруын күпләр яратып карый. Биредә талантлы яшь җырчылар, артистлар чыгыш ясый. Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм татарлар яшәгән чит төбәкләрдән дә катнашырга киләләр. Бер тапшыруында Башкортстаннан Илшат Әхмәров чыгыш ясады. Үзенчәлекле тембрлы яшь җырчы үз-үзен тыйнак һәм гади тотты. Аның белән якыннан танышырга теләп, үзен эзләп...

"TMTV" телеканалында баручы "ҖырлаОКе" тапшыруын күпләр яратып карый. Биредә талантлы яшь җырчылар, артистлар чыгыш ясый. Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм татарлар яшәгән чит төбәкләрдән дә катнашырга киләләр. Бер тапшыруында Башкортстаннан Илшат Әхмәров чыгыш ясады. Үзенчәлекле тембрлы яшь җырчы үз-үзен тыйнак һәм гади тотты. Аның белән якыннан танышырга теләп, үзен эзләп таптык.


- Илшат, ничек сиңа Казан? "ҖырлаОКе" тапшыруыннан соң нинди хисләр белән кайтып киттең?

- Бик матур шәһәр. Әмма кич белән килеп, икенче көнгә кайтып китәргә туры килгәч, бар матурлыгын күреп булмады. Икенче юлы килгәндә күбрәк күрә алырмын дип уйлыйм. Тапшырудан бик канәгать калдым. Әмма үземнән канәгать калмадым. Әллә каушадым, әллә нәрсә булды шунда. Үз-үземә тәнкыйть күзлегеннән карыйм шул. Тагын да әйбәтрәк җырлый алган булыр идем дип саныйм.

- Тумышың белән кайлардан буласың? Гаиләң турында.

- Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылыннан. Гаиләдә өч бала үстек. Апам Зөлфия, абыем Ренат исемле. Алар инде үз гаиләләре белән яшиләр. Мин - төпчек бала. Күптән түгел әтием Мәхмүт лаеклы ялга чыкты. Гомере буе авыл хуҗалыгында машина йөртүче булып эшләде. Әнием Зөлхиҗә хисапчы иде. Авыл мәдәният йортын җитәкләде. Әле дә эшли. Концертлар, төрле чаралар алып бара. Шигырьләр сөйли. Әнием белән үзебезнең һәм читтәге авылларда концертлар оештырабыз. Бүгенге көндә әти-әнием белән Шатмантамак авылында гомер кичерәбез.

- Кайларда укыдың? Нинди һөнәр үзләштердең?

- Авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Ул вакытта җырчы булу уемда да юк иде. Техникумнан соң, Уфа аграр институтында мал табибына укыдым. Бу һөнәр белән акча эшләп булмас дип, тавышым өстендә шөгыльләнә башладым. 5-6 ел махсус күнекмәләр ясыйм. Хәзер генә тавышымны кабул итә башладым. Репертуарымда унлап җырым бар.

- Вконтакте челтәрендә исем-фамилияңне җыйгач, рус җырларың да килеп чыкты. Әллә син русча да җырлыйсыңмы?

- Юк, ул минем фамилиядәш кенә (елмая). Гитарада уйнап, бик матур җырлый. Аның үзен күргән юк. Әмма җыр белән күптән шөгыльләнгәнен беләм.

- Бар максатың татар эстрадасына атлап керүме?

- Әйе, беренче адымнарымны ясадым. Алла боерса 25 апрель көнне Уфада зур концертта катнашам. Сәхнәгә чыгу бик күп тырышлык таләп итә. Иң мөһиме - Аллаһы Тәгаләдән бирелгән тавыш. Аннары финанс мәсьәләсе. Җырлар яздыру, клиплар төшерү бик күп чыгымнар сорый. Сәхнәгә чыгар өчен Себердә акча эшләргә туры килә. Бер ай эшлим дә, бер айга әти-әниләр янына кайтам. Аларга йорт-тирәне карарга ярдәм итәм.

- Себернең кайсы шәһәрендә һәм нинди эштә?

- Мегион шәһәрендә. Нефть өлкәсендә хезмәт куям.

- Җырга сәләт кемнән күчкән дип саныйсың?

- Әниемнең әтисе бик матур җырлаган, диләр. Авыл сәхнәсендә мине 10 яшемнән бирле җырлаттылар (елмая). Авыл халкы мине күргән саен: "Элек җырлый торган идең. Хәзер ник җырламыйсың?" - дип сорыйлар иде.

- Спорт белән дә дус икәнсең.

- Әйе. Мәктәп елларында укырга бөтенләй йөрмәдем диярлек (көлә). Чөнки мәктәптән спорт ярышларына җибәрә торганнар иде. "Мәктәпкә укырга йөрмисез", - дип директорыбыз орыша иде. Спортны кечкенәдән яраттым. Көрәш белән шөгыльләндем. Республикада өченче урынны яуладым. Авылда ат чабышларында катнашып, ике суыткыч оттым.

- Өйләнергә уйламыйсыңмы әле?

- Уйлыйм, әлбәттә. Әлегә туры килерлек кыз тапмадым. Бераз кызу канлылык бар миндә. Озакка сузылмый, шундук сүнәм. Бик юмарт үзем. Эштән дә курыкмыйм.

Видеоны әлеге ссылка аша карый аласыз: https://www.youtube.com/watch?v=zYSeWJxr82Y&feature=youtu.be

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев