Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Илназ Гариповны авылга кертмәгәннәр

Күптән түгел җырчы Илназ Гарипов сәер хәлгә тарыган. Төркеме белән гастрольләрдә йөргәндә, Арча районының Яңа Кенәр авылына концерт белән килергә телиләр. - Администраторым Яңа Кенәр мәдәният йорты мөдире Сирень абыйга шалтыратты. Ул: "Март енда буш урыннар юк", - диде. "Ничә концерт соң март аенда", - дип сорадык. "Ике", - диде....

Күптән түгел җырчы Илназ Гарипов сәер хәлгә тарыган. Төркеме белән гастрольләрдә йөргәндә, Арча районының Яңа Кенәр авылына концерт белән килергә телиләр.


- Администраторым Яңа Кенәр мәдәният йорты мөдире Сирень абыйга шалтыратты. Ул: "Март енда буш урыннар юк", - диде. "Ничә концерт соң март аенда", - дип сорадык. "Ике", - диде. Һәр артистның үз тамашачысы югыйсә. Мине кертмичә дөрес эшләмәделәр. "Без сине ике концерт арасына куя алмыйбыз", - диделәр. Ничек кенә куйсаң да, барыбер ике концерт арасына эләгә бит. Район үзәкләрендә көн саен концерт. Куркып тормыйлар, көн саен концерт белән кертергә риза алар. Концертка кеше җыю аларның вазыйфасы түгел бит, - дип сөйләде Илназ Гарипов.

Авылга кертмәү турында Илназның версиясен тыңлагач, Яңа Кенәр мәдәният йорты мөдире Сирень абый белән элемтәгә кердек. Аның телефон номерын да җырчы үзе бирде. Шунысы да бар: Илназ үзе дә Арча районы егете бит. Ничек инде якташлары аны концерт белән кертмәскә булган?! "Бүтән ул авылга концерт белән бармаячакмын", - диде Илназ.

- Сирень әфәнде, исәнмесез! Илназ Гариповны концерт куярга мәдәният йортына кертмәгәнсез икән. Моны җырчы үзе әйтте.

- Кертмим дигән сүз булмады. "Юк", - дип әйтмәдем. Март аена дип әйтте алар. "Мартта була алмый. Апрельгә килегез", - дидем. Атна уртасына да куеп була. Килсеннәр.

Менә шундый көтелмәгән хәлләр дә була җырчыларда.

Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев