Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

ИЛНАЗ ГАРИПОВ ӘНИСЕН СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫ

Яшь җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә зур кайгы. Бүген ул әнисе Галиябануны соңгы юлга озатты. Әнисенә нибары 62 яшь булган. Мәрхүмәне бик җылы искә алалар. Илназ Гариповның сәхнәдәш дусты, җырчы Илсөя Бәдретдинова да Инстаграм челтәрендәге шәхси битендә түбәндәге сүзләрне язган: - Бер көнлек дөньяда яшибез... Каядыр йөгергән булабыз... Планнар корабыз... Иртәгә...

Яшь җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә зур кайгы. Бүген ул әнисе Галиябануны соңгы юлга озатты. Әнисенә нибары 62 яшь булган.
Мәрхүмәне бик җылы искә алалар. Илназ Гариповның сәхнәдәш дусты, җырчы Илсөя Бәдретдинова да Инстаграм челтәрендәге шәхси битендә түбәндәге сүзләрне язган:
- Бер көнлек дөньяда яшибез... Каядыр йөгергән булабыз... Планнар корабыз... Иртәгә нәрсә булачагын беребез дә белмибез. Бүген дустым Илназ Гариповның әнисен җирләдек. Бик авыр... Һәркем өчен ачык йөзле иде Галиябану апа. Өстәле тулы тәмле ризык булыр иде... Урыны җәннәттә булсын!!! Якыннарына сабырлык...
Яшь җырчының кайгысын уртаклашабыз. Әнисенең авыр туфрагы җиңел булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев