Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Алсу Фазлыева: “Азатка кияүгә чыкмыйм дигән идем”

Бүген 1 декабрь көнне парлы җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның законлы рәвештә гаилә коруларына нәкъ 10 ел тулды. Алсу "Инстаграм"дагы шәхси битенә болай дигән: "Ул көнне ап-ак кыш иде. Бераз буран да иде. 10 елның иң зур ирешүе - ике җимешебез, улларыбыз! Азат, тагын да матур итеп яшәргә язсын! Шушы...

Бүген 1 декабрь көнне парлы җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның законлы рәвештә гаилә коруларына нәкъ 10 ел тулды. Алсу "Инстаграм"дагы шәхси битенә болай дигән: "Ул көнне ап-ак кыш иде. Бераз буран да иде. 10 елның иң зур ирешүе - ике җимешебез, улларыбыз! Азат, тагын да матур итеп яшәргә язсын! Шушы бүгенгесе белән без бик канәгать! Борчулар булмасын, алдагы көндә улларыбызның куанычын күреп, әти-әниләр, туганнар янәшәсендә, тигезлектә яшәргә язсын! Мин сине яратам".
Алсу белән Азат хәзерге КФУның музыка факультетында укыганда таныша. Бер хорга йөреп, шунда аралаша башлыйлар. 8 ай гына очрашып, III курста укыганда өйләнешеп тә куялар.
- Азат артымнан бик нык йөрде. "Кияүгә чыкмыйм", - дип тә әйткән идем. Азат кызуында тотты. Шулай бергә музыка факультетында укып чыктык, - дип көлеп искә алды Алсу.
Бүгенге көндә җырлы гаилә 8 яшьлек Аяз белән 4 яшьлек Ильяс улларын үстерә.
Без дә Фазлыевлар гаиләсен әлеге матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Бәхетле гаилә булып яшәүләрен теләп калабыз.
Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев