Заманча “Ләйлә вә Мәҗнүн”
15,16 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г. Кариев театрында “Ләйлә һәм мәҗнун” спектакленең премьерасы була. Россиядә иң популяр яшь драматургларның берсе Юлия Тупикина Низаминың “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп, махсус Кариев театры өчен заманча пьеса иҗат итте.
Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз белән Булатның мәхәббәт тарихлары. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.
Заманча “Ләйлә вә Мәҗнүн”не 15-16 декабрь көнне тамашачылар сәхнәдә карарга тиеш була, аларның саны илледән артмаячак.
“Бу безнең өчен зур сынау, дип уйлыйм, чөнки мондый кечкенә форматта уйнаган юк иде әле. Тамашачылар белән без бер киңлектә булабыз. Ә бу артистлар өчен психологик яктан да шактый кыен”, – дип фикерләре белән уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.
Спектакльдә 6 артист катнаша: Алсу Фәйзуллина (Ләйлә), Илфат Гыйбадуллин (Мәҗнүн), Наилә Кәримова, Булат Гатаулин, Халидә Сөнгатуллина һәм Эльдар Гатауллин. Театрның яшь артисты Наилә Кәримова спектакльдә хәзерге заман Ләйләсен - Йолдыз ролен башкара. Бу артистның театрда беренче зур роле.
Эльмир Низамовның да Кариев театрында дебюты – ул беренче тапкыр спектакль өчен махсус рэп-дуэт иҗат иткән. Премьера көнне электрофортепианода композитор үзе уйнаячак. Спектакльдә заманча альтернатив музыка юнәлешендә эшләүче башка иҗат төркемнәренә дә мөрәҗәгать ителә.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр-балаларга” Гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 06:15Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгълүматлы материаллар тәшкил итә.19101
-
21 май 2022 - 06:14Муса Чахоровский: Минем гомер – ерак бер ил, Офыкларга җәелгән... Инде өч тулды, мин һаман Йоклый алмыйм төн ката. Эт шикелле аруларым Мендәр өстендә ята.12500
-
21 май 2022 - 06:00Айга кырын карама (21-27 май) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!6700
-
20 май 2022 - 10:00Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла Июнь аенда Казаннан Сочига даими рейслар ачыла. Пассажирларга Airbus A320 урта магистраль лайнерлары көн саен хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Аэрофлот» авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.13200
-
20 май 2022 - 09:00Игорь Комаров: Ислам һәм христиан вәкилләренең тату яшәве баланс үрнәге булып тора «Ислам Идел буеның мөһим өлеше, анда традицион рәвештә мөселман динен тотучы 6 миллионга якын кеше яши», - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.12400
-
20 май 2022 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2022) Калебләрне пакьләндереп торсак, Аллаһ йорты мәңге ак калыр!11901
-
19 май 2022 - 16:00Шамил Садыйков ветеран журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ветеран журналистлар белән очрашып, аларны Татарстан матбугаты көне белән котлады.16500
-
19 май 2022 - 10:00Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.25001
-
19 май 2022 - 09:00Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат йортына җыеп котлады ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан матбугаты көнендә республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләде.20200
-
18 май 2022 - 18:00Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.23200
-
18 май 2022 - 17:00Яшь кычыткан яшәртә! (КИҢӘШ) Кычытканнан ясалган битлекләр тән тиресен тиз арада яхшырта.31901
-
18 май 2022 - 16:00Әлмәттә торба урлаган билгесез затлар туфракка 4,5 млн сумлык зыян китергән ТР Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.24300
-
18 май 2022 - 14:00Бәхет алмагачы Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. «Әткәм төсе», дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән.21602
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.23700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика