Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Утта янмас хан кызы, яки “Кара пулат”ның яңаруы

«Кара пулат»ны мактыйсы гына килеп тора, чөнки безнең җырчы егет-кызларыбызга ханнар булып сәхнәгә чыгар өчен бер мөмкинлек бу һәм алар бу мәртәбәгә бик лаек.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кара пулат» операсы кабат сәхнәгә кайтты. Ул 2015 елда республикабызның Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәме белән сәхнәләштерелгән иде. 


Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багыш­лап аны кабат торгыздылар. Композитор Эльмир Низамовның шагыйрь Ренат Харис либреттосына иҗат ителгән, режиссер Георгий Ковтун сәхнәләштергән опера борынгы чорлардан бүгенге көнгә килеп җиткән утта янмый торган хан кызы турындагы риваятькә нигезләнгән, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килгән чорны үз эченә ала. 

Элекке куелыш белән чагыштырганда, театрның оркестры зурайганы күзгә ташлана. Дирижер Ильяс Камал үз тирәсенә үзе кебек яшь, талантлы музыкантларны туплап, көчле коллектив җыюга ирешкән. 

Спектакльдә хан кызы түшендәге  күзләрне  камаштырып ялтыраган энҗе-мәрҗәннәр дә, Кара пулатка видеопроекция ярдәмендә төшерелгән шәрыкчә нәфис бизәкләр дә, болгарларның илбасарларга каршы үзләрен аямыйча сугышуы да, Аксак Тимер токымының гаярьлеге,  кызларның туган ил дип өзгәләнүе дә күңелгә рәхәтлек бирде. Чичән-шагыйрь ролендә чыгыш ясаган Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов үзенең матур тембрлы тавышы, камил яңгырашлы татлы сөйләме ярдәмендә сәхнәдәге вакыйгаларга җылылык өстәде, хәтта татар тамашачысына бик үк якын булмаган опера жанры да газиз булып куйды. 

Дөрес, спектакль кимчелекләрдән хали түгел. Тамашаның либреттосы ук байтак сораулар тудыра. Автор илне дошманнан саклаучыларга дан җырлау максатын куйган икән, нигә, мәсәлән, Биләрне саклап һәлак булган кырык кыз турында риваятькә тукталмаска иде? Аксак Тимер токымы, хан кызын танып, Сәмәркандка алып китү өчен генә яндыра лабаса. Әгәр дә хан кызы Нәргизә илбасарларны алдап Кара пулатка алып керсә һәм дошманны шунда яндырып үтерсә, либреттоның очы очына ялганыр иде әле. Бу очракта хан кызының каһарманлыгы нидән гыйбарәт соң? Өстәвенә, спектакльдәге тарихи вакыйгаларга мәхәббәт сызыгы килеп кушылган. Ике сюжет тагын бер-берсенә ятмый. Нәргизә һәм Турыбатырның мәхәббәте һәм ил сакчыларын данлау темалары һәркайсы үзенә аерым яши бирә сыман. Күпме җәзаласалар да, Турыбатыр хан кызын күрсәтми һәм шуның белән вәссәлам. Әгәр дә әсәрнең моннан берничә ел элек иҗат ителүен белмәсәң,  автор либреттоны  Украина канкоешы турындагы сводкалар тәэсирендә язган дигән фикергә килергә мөмкин. Матур лирик риваятькә нигезләнгән әсәрдә Турыбатырны шулкадәр җәзалауларын, хәтта сәхнә түрендә ботыннан асып куюларын башкача ничек аңлатырга? Артист өчен йөзтүбән асылган килеш партия җырлау үзе җәза.  

Әмма никтер «Кара пулат»тан шуннан ары кимчелек эзлисе килми. Безнең хан - ханбикәләребез көн саен сәхнәләргә чыкмый ла.  Бүген бер театрда  - Казанны яклап сугышкан Кол Шәриф, иртәгә - ире үлгәннән соң ханлыкны үз кулларына батырларча кабул итеп алган  Сөембикә, ары китеп - Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд, Бөек Болгар дәүләтенең беренче данлы ханы Кубрат һ.б. турында опера, драма спектакльләре карау бәхетенә ия булсак, бер-берсен чагыштырып, тәмләп сурәтләр идек. Әлегә опера һәм балет театрындагы кебек Сөембикә-ханбикәбезне сәхнәдә мәсхәрәләмәгәннәренә шөкер итәргә кала.

«Кара пулат»ны мактыйсы гына килеп тора, чөнки безнең җырчы егет-кызларыбызга ханнар булып сәхнәгә чыгар өчен бер мөмкинлек бу һәм алар бу мәртәбәгә бик лаек. Илүсә Хуҗина Нәргизәнең энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән күлмәгеннән нинди затлы күренә! Тормышта да туры сүзле, һәрнәрсәгә үз фикере булган акыллы яшь җырчыбыз Илгиз Мөхетдиновка да Турыбатыр роле бик килешеп тора. Дөньяда ике явыз булса, аның берсе «Кара пулат»тагы Карабатыр дип белер идек, чөнки Артур Исламов бу рольне күзләреннән очкыннар чәчеп, тамашачыны өркетеп шундый оста итеп башкарды! Денис Ханбаба да һичшиксез яугирләр роленә лаек.  «Кара пулат» булмаса, хан кызының дуслары – Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калислямова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтованы кайчан ишеткән, күргән  булыр идек әле? Музыка сәнгатебездә күпме зиннәтле асылташыбыз бар! Кадерен генә белмибез


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев