Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Тинчурин театры Резеда Гарипова белән саубуллаша

Резеда Гарипова 9 ел эчендә театрда режиссер буларак дистәләп спектакль сәхнәләштергән.

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова театрдан киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.


“9 ел. Бу бик кечкенә цифра. Ә тойгылар буенча әйтерсең лә 15 ел үткән! Миңа ул вакытта 23 яшь иде. Мин “Сүнгән йолдызлар”ны сәхнәләштердем. Шуннан башланды да...

Ярата алганыгыз өчен Тинчурин театрына рәхмәт. Һәрвакыт җилкәгә-җилкә куйганыгыз өчен рәхмәт. Һәм ышанычыгыз өчен. Сез искиткеч профессионаллар”, - дип язган Резеда.

Театрда соңгы елларда Резеда Гарипова “Карурман” һәм “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакльләрен куйды. Резеда спектакльләренә йөрүчеләр һәрвакыт аның стилен, “кулын” тоя ала.

Театр матбугат хезмәте режиссерның ни сәбәпле һәм кая китүе буенча әлегә аңлатма бирмәде.

Билгеле булганча, ике ел баш режиссерсыз эшләгәннән соң, Тинчуринга Туфан Имаметдинов билгеләнде.

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының сезон ачылышы алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә театр директоры Луиза Янсуар “Калеб” яшьләр иҗат берләшмәсенең планнары белән бүлеште. Шунда ул Резеда Гарипованың да бу юнәлештә эшләячәген искә алган иде.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев