Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Театр карарга Актанышка барыйк!

Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Рабит Батулланың «Шайтан кәмите» пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!» исеме белән тәкъдим итте. 20 декабрьдә бу спектакль кабатлап күрсәтеләчәк.

Төп герой Күктимернең (Рөстәм Мусин) өйләнгәнче куркыныч төш күрә. Хатыны Миләүшәне (Алсу Булатова) киленле рәхәт тормыштан явызланган әнкәсе Мәүлия (Нәзлия Гобәева) бик кыерсыта имеш, ә Мәүлия апаның төше бөтенләй киресенчә, аның үзен килене утлы табада «кыздыра». Вакыйгалар шушы ике төшкә бәйләп үсә.

«Бүгенге көннең төп проблемасы — авылда буйдак егетләрнең, кияүгә чыкмаган кызларның күп булуы. Спектакльдә әлеге проблема һәм гаилә мөнәсәбәтләре темасы калку күтәрелә. Тамашачыларга әйтәсе фикерем - яшьләр гашыйк булсыннар, бер-берсен яратсыннар һәм гаилә корып, матур итеп яшәсеннәр», — ди Рабига ролендәге Эльвира Мөхәммәтҗанова.

«Күңелемә ике һөнәр якын: берсе - журналистика, икенчесе — актерлык. Спектакльдә уйнау үземә нык ошый. Коллективтагы һәркемгә мин рәхмәт әйтәм, аеруча режиссерыбыз Нур абыйга. Ул көн саен репетициядә барысын да аңлатты. Тамашачыларның спектаклебезне ошатуын сизеп-тоеп уйнау миңа көч бирә», — диде яшь артист - унберенче сыйныф укучысы Елена Әдһәмова.

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов театр коллективына рәхмәт әйтте. «Былтыр Камал театрында „Итил суы ака торур“ тарихи драмасын күрсәткәч, халык театрына дәүләт театры статусын бирү турында сөйләшү булды. Әлегә коллектив муниципаль театр буларак чыгыш ясый, киләчәктә „Агыйдел“ дәүләт җыр һәм бию ансамбле кебек Россиянең, Татарстанның татарлар яши торган төрле төбәкләрендә чыгыш ясый торган дәүләт театры дәрәҗәсендә күрәсебез килә», — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов туган ягына эшкә кайту Актаныш мәдәнияте, аерым алганда Актаныш халык театры өчен зур табыш булды. Өч ел эшләү дәверендә Мансур Гыйлаҗевнең «Яратылыш» пьесасын «Мин бит сине тапкан идем» исеме белән, Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романын сәхнәләштерде.

Чыганак: Актаныш таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев