Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

"Татар җыры" фестивален кем бетерергә җыена?

“Татар җыры” – Казан шәһәрендә 1999 елдан бирле уза торган халыкара татар эстрада җырлары фестивале.

“Барс медиа” татар медиа группасы идарә компаниясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Волонихин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татар җыры” үткәреләчәк дип белдергән һәм фестиваль булмый дигән имеш-мимешләрнең дөрес булмавын әйткән.

“Әлбәттә, быел да “Татар җыры” фестивале үткәреләчәк. Фестивальнең булмавы турындагы сүзләр дөрес түгел. Быел “Татар җыры”на егерме ел! Шул уңайдан фестиваль өч шәһәрдә үткәреләчәк. Ноябрь ахырында – Мәскәүдә, декабрь башында – Уфада һәм 21 декабрь Казанда булачак. Кайдан “Татар җыры” фестивале булмаячак дигән сүзләр чыгадыр, белмим”, - ди Павел Волонихин.

“Татар җыры” – Казан шәһәрендә 1999 елдан бирле уза торган халыкара татар эстрада җырлары фестивале. Павел Волонихин сүзләренчә, “Татар җыры” фестивале хокукый яктан “Барс медиа” компаниясенеке.

Бүгенге көнне  “Барс-медиа” компаниясе белән генераль килешү нигезендә ун җырчы эшли. “Килешүләрнең төрлесе була: генераль килешү, чарада катнашу турында бер тапкыр килешү һәм төрле проектларда катнашу килешүе бар”, - ди җитәкче вазифаларын башкаручы.

Павел Волонихин милләте буенча рус кешесе. Ул 20 ел буе татар эстрадасы өлкәсендә эшләү сәбәпле, татарча аңлавын, әмма акценты булу сәбәпле, сөйләшмәвен генә әйтте. Павел Волонихин 2000 елдан бирле Айдар Галимовның җыр студиясендә эшләде

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев