Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Ришат Төхвәтуллин: Без бердәмлек белән зәхмәтне ерып чыга алырдай халык

Татарстанның атказанган артисты онлайн-концертында халыкка өйләреннән чыкмаска мөрәҗәгать итте.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, коронавирус булу сәбәпле, тамашачыларга онлайн-концерт бирә. «Без — бердәмлек белән зәхмәтне ерып чыга алырдай халык. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы чорында да бирешмәгән, хәзер дә без бирешмәбез», — диде ул концертында.

Искәртеп үтик, шундый ук форматтагы онлайн-концертны кичә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та күрсәткән иде. Ул әлеге концертларда башка җырчыларны да катнашырга өндәвен әйтте.

Ришат Төхвәтуллин «Агымсу» җыры тормышта төрле авырлыкларны үткәндә һәрвакыт янәшә булуын әйтте. «Ришат, шушы җырың бик авыр минутларда ярдәм итә», — диләр. Без — бердәмлек белән зәхмәтне ерып чыга алырдай халык. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы чорында да бирешмәгән, хәзер дә без бирешмәбез», — дип билгеләп үтте җырчы.

«Иң кызыклы очрак бер тапкыр булды. Кар әле эремәгән вакыт. Бер комбайнер югары вольтлы багананы бәреп төшергән иде. Башкортстандагы Кандра шәһәрендә концертыбыз бара. Берзаман ут бетте. Бөтен халык телефоннарын чыгарып, сәхнәгә яктыртты. Бер сәгать дәвамында бары тик баянга гына шәм яктысында концерт куйдык. Аппаратурасыз концерт куярга мөмкин, әмма шәһәрдә ут булмавы гомеремдә истә калды», — диде җырчы.

Ришат Төхвәтуллин аны караучы барлык тамашачыларына мөрәҗәгать итте. «Дулкынлану хисе азрак, әмма шушы камералар артында күп тамашачы каравын сизәм, ләкин аларның җитмәвен тоям. Коронавирус — бик куркыныч хәл. Без өйдә тормасак, ышанмыйча, урамда йөри башласак, чирнең таралу мөмкинлеге зур. Шуңа күрә, мине тыңлаучыларга мөрәҗәгать итәм, өегездә утырыгыз, чыкмыйча торыгыз», — диде ул.

«Иң мөһиме — мин үземне бәхетле дип саныйм. Мин Башкортстанда татар булып яшим. Башкортстанда туып үстем, без ике милләт, бертуганнар кебек, якын булырга тиешбез дип уйлыйм. Без, Башкортстан татарлары, студент елларында Казанга бик мөкиббән китеп, матур яклар дип кенә ишетеп, монда күченергә хыялланып яши идек. Илһам абый Шакиров, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Салават Фәтхетдинов һ.б. — шуның белән Казан миңа кадерле, матур», — диде Ришат Төхвәтуллин.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X