Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

“Полиционер”га шах һәм мат

Соңгы елларда татар сәхнәләрендә, бигрәк тә яшьләр сәхнәләштергән спектакльләрдә караңгы төсләр хакимлек итүе гайрәтне чигерсә дә, бу тамашада хәтта караңгы төс-төсмерләр ачуны китерми.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында моңа кадәр татар сәхнәләрендә бик сирәк күренгән моноспектакль куелды. Аңлашылганча, анда башыннан ахырына кадәр бары бер генә актер уйный. Бу бәхет Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллинга эләккән. Бер сәгать тә ун минут буе бер үзе сөйләсә дә, һич туйдырмый. Сәхнәдәге бертөрле корылыш ялыктырмый. 

Соңгы елларда татар сәхнәләрендә, бигрәк тә яшьләр сәхнәләштергән спектакльләрдә караңгы төсләр хакимлек итүе гайрәтне чигерсә дә, бу тамашада хәтта караңгы төс-төсмерләр ачуны китерми.  «Шах...Мат!» дип исемләнгән бу моноспектакльнең үзенчәлекле сыйфатлары моның белән бетми әле. Тамашаның актер Марсель Мәхмүтов тарафыннан сәхнәләштерүе  белән дә билгеләнә бу үзенчәлек, чөнки һәр яңа режиссер сәхнәгә үзе белән яңалык алып килә. Прокурор ролендәге Рөстәм Гайзуллин бәян иткән вакыйгалар тамашачыны шундый мавыктыра ки, баштарак тәрҗемәдәге тел чатаклыкларына игътибар иткән булсаң, тора-бара аларны да ишетмәскә әйләнәсең (Ләйлә Сәләхетдинова әсәрен Инсаф Абдулла тәрҗемә иткән). Сәхнәдәге караңгылык ник күңелне болгатмый соң, әллә инде кап-кара тамашаларга күз ияләшә барамы? Юк, сәхнәдәге караңгылык белән гомердә дә килешмәячәкбез, татар мәдәниятенә хас якты матур төсләрне бернинди заманча куелышлар да алыштыра алмас. Әмма «Шах...Мат!» спектаклендә рәссам Роман Моров кап-кара сәхнәгә шундый оста итеп җан өргән... Бервакыт нәкъ тамашачыга карап торган тәрәзә ачылып китә дә урамнан саф һава ургылып кергәндәй була. Прокурорның ачык тәрәзә янында тәмләп тәмәке тартуы, зиһенен туплар өчен каһвә эчүе, төгәлрәк әйткәндә, тәмәке төтене, каһвә исе шулай ук сәхнәне җанландырып җибәрә. 

Ә барыннан да бигрәк вакыйгалар өермәсе тамашачы игътибарын бер минутка да читкә качырмый. Прокурорны үз теләгенә каршы бу һөнәрен сайларга әнисенең бандитлар тарафыннан үтерелүе, ә ул вакытта шәһәр прокуроры вазифасын үтәгән газиз әтисенең бу коточкыч җинаятьне ачар өчен чәнти бармагын да селкетмәве этәргән. Күп еллардан соң, юридик институтны кызыл дипломга тәмамлап прокуратурага эшкә килгәч, ул әнисенең шәһәрдәге иң кәттә кешеләр тарафыннан үтерелүе, әтисенә янаулары, шуңа да карамастан әтисенең бирешмәве, әмма югарыдан иңгән әмергә буйсынырга мәҗбүр булып, җинаять эшенә борын тыкмавы турында беләчәк. Әтисенең ни өчен яшьли инфаркт алуын да аңлаячак. Әмма боларны төшенгәнче, йөрәге үч алу теләге белән яначак. Никадәр көчле булмасын, бу теләкне тормышка ашырырга язмаган икән, чөнки җинаятьче инде күптән үзеннән дә текәрәк адәмнәр тарафыннан үтерелгән. Әмма гаделлек урнаштыру, хакыйкатьне ачыклау, нинди генә кәттә булуларына карамастан, җинаятьчеләрне фаш итү прокурорның намус эшенә әйләнә. Нәкъ шул вакытта фармацевтик компаниядә наркотик матдәләр җитештерелүенә тап булган бәндә – кичә генә институт тәмамлаган япь-яшь кыз­ның мәете табыла. Наркотиклар исә зур акча һәм кәттә кешеләр белән бәйле. Нинди генә кәттә әле! Шәһәр мэрына кандидат, Эверест тавы зурлыгында яхшылыклар эшләгән хәйрия фондының җитәкчесе. Ниндидер бер прокурор аңа каршы тора аламы инде?! Юк, әлбәттә. Гаделлек урнаштыру теләге никадәр зур булмасын, прокурор судта җиңелә. Әмма намус суды бар бит әле. Прокурорыбыз әнисен үтерүчегә булган бөтен нәфрәтен шушы үзен тормыш хуҗасы дип йөрүче, чынлыкта сатлык журналистлар барлыкка китергән миф-кешегә карата юнәлтә. Һәм җиңә. Идән астында гаебен таныганчыга кадәр асраса-асрый, әмма җиңә. 

Бу вакыйгалар өерендә Рөстәм Гайзуллин – прокурор булырга теләмичә музыкага тартылган мәктәп баласы да, әнисен югалт­кан мескен дә, үтерүчеләрне эзләмәгәне өчен әтисенә рәнҗегән чарасыз малай да,  «Волк» кушаматлы, үзе кебек үк иң әйбәт укыган курсташы  белән мавыгып ярышучы  студент та, наркотик белән бәйле эштә  шәһәрдәге иң көчле адвокат – шул ук «Волк» белән очрашуга һәм җиңелүгә дучар булган гаҗиз дә, ахыр чиктә җиңүче дә. Бер сәгать тә ун минут дәвамында никадәр роль! Янында ярдәм итәрдәй бер генә партнеры да юк. Барысына да үз осталыгы, үз сүзе, мимикасы, хәрәкәтләре һәм прокурорныкыдай кайнар йөрәге белән ирешә.

Детектив жанрын бөтен кеше дә яратып бетерми, гадәттә романтик хисләргә бирелүчән хатын-кыз заты үтереш-суеш белән бәйле сюжетларны өнәми. Әмма тамаша вакытында залда ник бер чебен очкан тавыш ишетелсен! Бүгенге заманда адәм баласы гаделлеккә шундый сусаган ки, бу спектакльне карагач, хәтта кап-караңгы сәхнә ап-ак булып күзгә күренә башлый. Театр сөючеләрнең сәхнәдә каһарман һәм каһарманлык күрү теләге шундый көчле ки, хәтта шушы бер сәгатьлек моноспектакль дә җәлеп итә. 

Шөкер, «Шах...Мат!» спектак­ленең шушы ук иҗат фасылында куелган «Полиционер»га бер дә охшамаган. Гәрчә икесен дә яшьләр иҗат иткән булса да, һәр икесенең сюжеты мавыктырса да, һәр икесендә  Рөстәм Гайзуллин уйнаса да, бу ике тамаша бер-берсенә капма-каршы. Прокурор  сәер һәм законсыз ысуллар кулланып булса да, җәмгыятьне гаделлеккә чакыра, полиционер исә афера белән полицейский тамгасын саклап калырга омтыла. Бер театрның репертуарында һәм бер иҗат фасылында бер-берсенә капма-каршы ике тамашаның куелуы җитәкчелеккә театрның кыйбласы турында уйланырга сәбәп түгелмени?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев