Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Петербургның «Былбыл» театры Наил Гаетбаевның «Әстәгъфирулла!..» спектакленә чакыра

4 июнь көнне Төньяк башкаланың «Рыбацкий» мәдәният йорты сәхнәсендә Санкт-Петербургның «Былбыл» татар халык театры Наил Гаетбаевның «Әстәгъфирулла!..» («Роковой эксперимент») спектакле премьерасын күрсәтә. Бу турыда Санкт-Петербургтан Ленар Хаҗиев хәбәр итте.

«Бу мәхәббәт турында сатирик комедия. Мәхәббәт дөнья белән идарә итә һәм могҗизаларга ышандыра. Мәхәббәт вакытны да, чикләрне дә танымый, энергия өсти, безне акылсыз гамәлләргә һәм күз алдына китерә алмаслык батырлыкларга рухландыра. Әмма авырлыкларсыз булмый икән шул! Мәхәббәттә дә аерылышулар, хыянәт итү, төшенкелеккә бирелү очраклары булгалый», диелә спектакльнең афишасында.

Тамашада ике дус - Даян һәм Азат «эксперимент» үткәреп, мәхәббәт һәм тугрылык дәрәҗәсен тикшерергә карар кыла. Ләкин эксперимент барышында аларның барлык серләре ачыла. Кемдер югалта, кемдер таба, ә кемдер мәңгелеккә китә.

«Егетләрнең нинди эксперимент куйганнарын күрергә теләсәгез, рәхим итегез. Рәхәтләнеп көлеп тә, гыйбрәт алып та кайтырсыз», – ди оештыручылар.

Спектакль 16.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Урыны: Рыбацкий проспект, 2. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев