Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды

«Алтын битлек» иясе мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында сөйләде.

Габдулла Кариев театрында татар биюенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды.

«Уйлавымча, мәдәният — ул ниндидер кагыйдәләр, стандартлар, ә сәнгать — ул шул кагыйдәләрне бозу. Бәлки, мин ялгышамдыр. Әлбәттә, мәдәнияттән башка сәнгать була алмый. Кагыйдәне бозу өчен, аны башта булдырырга кирәк», — диде Нурбәк Батулла.

Мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында фикерен дәвам итеп, ул аларны кыяр белән чагыштырып күрсәтте.

«Алар тере кыяр белән тозлы кыяр кебек. Бакчада кыярың үсмәсә, аны тозлый алмыйсың. Мәдәният — ул тозлаган кыяр, саклана торган, киләсе буыннарга тапшыра торган әйбер. Тере кыяр кәкре үсәргә дә, үсми калырга да, зур да булырга мөмкин. Аның кыйммәте дә шунда. Тере сәнгать булмаса, сакларлык мәдәният тә булмаячак», — диде Нурбәк Батулла. 

 

Рифат Каюмов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев