Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Әлмәт театры яңа артистларны каршы алган

Әлмәт татар дәүләт драма театрының яңа артисты - Айгөл Шәйхетдинова.

Шәйхетдинова Айгөл Фарис кызы 2000 елның 4 гыйнварында Әлмәттә, Урсала авылында туа. 2016 елда 9 сыйныф базасында "бишле"гә Урсалы мәктәбен тәмамлый һәм Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә вокал сәнгате белгечлеге буенча укырга керә.
 

Ул төрле спектакльләрдә, сәхнәләрдә чыгыш ясаган, күп санлы фестивальләрдә катнашкан. Айгөл - вокал сәнгате буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, 2018-2019 елларда Сәләт Биләр форумы лауреаты, Әлмәтнең актив волонтеры, "Җырлыйк әле" телепроекты финалисты.

2020 елда ул музыка көллиятен кызыл диплом белән тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә. Айгөл үзе өстендә эшләргә, үсәргә һәм алга барырга әзер, чөнки сәхнә - ул аның тормышы!

 

"Әлмәт таңнары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X