"Әллүки" спектакле "Тантана" театр премиясендә бер номинация дә алмады

Татарстанның иң дәрәҗәле театр бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды. "Алтын битлек" бүләгенә дәгъва кылучы "Әллүки" номинантлар арасында юк.
Март ахырында Казанда Татарстан республикасының “Тантана” театр премиясе тапшырыла. Быелга бүләккә дәгъва итүчеләр арасында Бөгелмәнең Баталов исемендәге урыс драма театры, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Угол” иҗат лабораториясе, Буа драма театры, Казан яшь тамашачылар театры, Әлмәт татар драма театры, Качалов исемендәге рус драма театры, Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры, Тукай исемендәге Әтнә драма театры, “Әкият” курчак театры, Чаллы дәүләт курчак театры, “Мастеровые” рус драма театры, “Пантера” камера балеты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Яшел Үзән муыка театры, “Sforzando” фонды, Минзәләнең Өметбаев исемендәге татар драма театры, Түбән Кама татар драма театры, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бар. Тулы исемлекне Татарстанның театр эшлеклеләре берелге сайтыннан карарга мөмкин.
Режиссер Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле Татарстан республикасының “Тантана” театр премиясендә бер номинация дә алмады. Шул ук вакытта бу спектакль быел берьюлы өч номинациядә "Алтын битлек" театр бүләгенә дәгъва итә. Спектакль үзе "Опера спектакле" номинациясендә катнаша, моннан тыш, Туфан Имаметдинов "Режиссер эше", Эльмир Низамов "Музыкаль театрда композитор эше" дигән номинацияләрдә бүләккә тәкъдим ителгән. "Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль.
2018 елда Туфан Имаметдиновның “Әлиф” спектаклендәге роле өчен Нурбәк Батулла “Алтын битлек” илкүләм театр бүләгенә лаек булган иде.
Республиканың “Тантана” премиясенә номинантлар арасына Туфан Имаметдиновның “Дәрдмәнд” спектакле дә кермәгән.
Татарстан театр әһелләренә "Тантана" бүләкләрен 27 март – Халыкара театр көнендә тапшыралар. Быел ул тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Бүләкнең акчалата өлеше 50 мең сум тәшкил итә.
Коронавирус сәбәпле “Әллүки” спектакле Мәскәүдә 4 апрельдә күрсәтелмәячәк. “Алтын битлек” фестивале шәһәр мэриясы карары нигезендә 10 апрельгә кадәр Мәскәүдә спектакльләрен уздырмаячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.73604
-
28 гыйнвар 2021 - 11:13Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән очрашты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында рәсми очрашуларны дәвам итә. Бу минутларда Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы Н.П.Котова белән очрашты.100
-
28 гыйнвар 2021 - 10:57Эре бәрәңге генә ашарга димәгән Бәрәңге һәм яшелчә базарында катнашучылар союзы сәүдә челтәрләренә 3,3-5,5 см диапазонлы бәрәңгеләр сатарга тәкъдим итә. Союз аппараты җитәкчесе Татьяна Губина сүзләренчә, бу ел дәвамында 40 процентка арткан бәрәңге бәясен тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк.600
-
28 гыйнвар 2021 - 06:06Матурлыкка мәдхия Казанда туып-үсеп, гомере буе таш йортлар арасында яшәсә дә, Газиз Гобәйдуллин авыл тормышына гашыйк.4100
-
27 гыйнвар 2021 - 12:41Буталу (ХИКӘЯ) Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклау өчен гаять зур көч таләп ителсә дә, бозар өчен, артык тырышлык кирәкми.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 12:37Ялгыш кисешкән сукмак (ХИКӘЯ) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.13300
-
27 гыйнвар 2021 - 12:11Фермер хуҗалыкларына профессиональ кадрлар җитми Татарстанда фермерлык хәрәкәтенә утыз ел булды. Бу датаны алар югары күрсәткечләр белән каршы ала. Республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукция күләменең 50 проценттан артыгы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Фермерларны бүген, бер дә икеләнмичә, авылның тоткалары дияргә була.5300
-
27 гыйнвар 2021 - 12:02Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган Язучы сүзләренчә, Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнашучы яшь иҗатчылар тормыш тәҗрибәсен кулланып язган.8600
-
27 гыйнвар 2021 - 11:47Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган китапларның уникаль экспозициясе әзерләнгән.7200
-
27 гыйнвар 2021 - 11:37Казан дизайнеры татар омонимнарына багышланган проектын туристларга тәкъдим итә Булат Дәүләтов проектында «алма — алма», «кара — кара», «кер — кер» кебек омоним сүзләр бар.7700
-
27 гыйнвар 2021 - 06:00Зыялылык өлгесе Илдар Кыямов, журналистика факультетын тәмамлауга ук, күпләрне шаккатырып, Казан консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә.22001
-
26 гыйнвар 2021 - 18:27Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды «Чәчмә әсәр» юнәлешендә - Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов җиңүче дип табылды.17900
-
26 гыйнвар 2021 - 06:10Казан архивлар башкаласына әверелерме? Архив комитеты башлангычы белән документларны саклау, туплау, исәпкә алу яки рәсми эш кәгазьләрен файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җәзалар кырысландырылган, штрафлар күләме ун тапкыр арттырылган.13700
-
25 гыйнвар 2021 - 19:16Сак булыгыз, түбәдән боз сөңгеләре ишелеп төшмәсен! Шәһәр халкы кайбер коммуналь хезмәтләрнең йорт түбәләрен чистартмауларына канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, кайчак, өстән кар төшү куркынычы булган урынны махсус лента белән урап та алмыйлар.13500
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.16500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика