Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Хәмдүнә Тимергалиева үзенә Башкортстанның халык артисты исеме бирелгәнен белми калган

Татарстанның халык артисты кичә вафат булды.

Кичә иртән вафат булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җырчы, Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Ильегет хәбәр итте.

«Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш иде. Әмма ул бу хакта үзе белми калды», — дип сөйләде Винарис Ильегет.

Таныклык тапшыру указын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә имзалаган, әмма ул тантаналы рәвештә җырчыга тапшырылмаган булган.

Бу хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы, иҗатташ дусты Илһам Шәриф раслады. 

 

Алинә Айдарова 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев