Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Күңел аны сагына...

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе унике ел рәттән мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың туган көнен зур концерт-тамаша белән билгеләп үтә. Быел туган көн кичәсе беренче тапкыр җырчының үзеннән башка узды... Шатлыклы да, моңсу да булды бу бәйрәм. Бер караганда, тамаша залы шыгрым тулы, затлы җырга сусап, бик күп тамашачылар килгән. Республикабызның...

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе унике ел рәттән мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың туган көнен зур концерт-тамаша белән билгеләп үтә. Быел туган көн кичәсе беренче тапкыр җырчының үзеннән башка узды...
Шатлыклы да, моңсу да булды бу бәйрәм. Бер караганда, тамаша залы шыгрым тулы, затлы җырга сусап, бик күп тамашачылар килгән. Республикабызның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин иң түр рәтләрдә. Якын киләчәктә җырчы яшәгән йортка истәлек тактасы кую, Казандагы үзәк урамнарның берсенә Әлфия Авзалова исемен бирү турында сөйләшәләр. Тамашачылар арасында утырган җырчының кызлары Зөлфия һәм Гүзәл ханымнарның йөзләрендә йөрәккә газиз чалымнар шәйләнә. Ә.Авзалова белән күп еллар буе иңгә-иң иҗат иткән музыкантлар Кирам Сатиев, Сания һәм Кәрим Габидуллиннарны манзара кылу да җырчының үзе белән очрашу кебек җылы хисләр уята.
Сәхнәдәге экраннан күренекле җырчылар, әдәбият, сәнгать әһелләре истәлекләре белән уртаклаша. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, җырчы Зилә Сөнгатуллина, театр артисты Әзһәр Шакиров, әдипләребез Рабит Батулла белән Марсель Гали бер-бер артлы Әлфия апабыз портретына сызымнар өсти. Татар данын бөтен дөньяга таратучы опера җырчысы Альбина Шаһиморатова җыр патшабикәсе хөрмәтенә экраннан «Сакмар»ны суза. Бельгиянең Брюссель шәһәрендә гомер итүче ике милләттәшебез, Әлфия Авзалова, Флүрә Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров җырлары безнең өчен дога кебек, дип шатландыра. Татарстаннан еракта яшәсәләр дә онытмаганнар, балаларына өлге-үрнәк итеп тыңлаталар икән, моңа ничек сөенмисең?! Сәхнәдән урта буын җырчылардан Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, яшьләрдән Филүс Каһиров, Асылъяр, Раяз Фасыйхов, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Алисә Мамина, Энҗе Шәйморзина, Илшат Гобәйдуллин, «Казан егетләре» төркеме, «Артур-Марат» дуэты һ.б. Ә.Авзалова репертуарындагы җырларны башкара. «Кил, иркәм, кил инде», «Кыз күңеле», «Сәяхәтче җыры», «Язгы җыр», «Күл буена килсәң иде», «Сагындым авылымны», «Синең хакка», «Ак күлмәгем», «Шиңгән чәчәкләр», «Яшьлектә сөйгән яр», «Җомга», «Син түгел ул, син түгел» җырлары шулкадәр сагындырган! Кич буе сәхнәдә Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле уйный. Мәшһүр җырчыбызның туган көн кичәсенә Башкортстаннан Венера һәм Тимур Юлгильдин, Удмуртиядән «Айкай» ансамбле килгән...
Бер үк вакытта моңсу да булды бу кичә. Чөнки Фәридә Кудашева, Әлфия Авзаловалар белән бергә камил, төзек татар теле, гашыйклар бер-берсенә оялып кына «иркәм», «бәгърем», «сөеклем», «аппагым» дип эндәшкән ихлас, әхлакый саф җырлар, милләтнең көчле, кодрәтле чоры узганын тоясың. 600 кешене сыйдырган залда күбрәк өлкән яшьтәге тамашачы, яшьләр ике дистәгә дә җыелмастыр, мөгаен. Сүз дә юк, яшь җырчылар талантлы, әмма берсе дә әлегә мәзәкчән холыклы, шат күңелле, гомер бакый татарның зарын, хәсрәтен сыйдырган кара урман шавыдай көчле тавышы белән күңелен биреп җырлаган Әлфия апабызны алыштыра алмый.
Хәзер яшь җырчыларны үзгәртә дә алмыйлар. Шул ук укыткан укытучылар үзгәртә бит әле. Әйтерсең баштан ук үзгәртмәслек итеп әзерләп булмый! Чынлыкта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева кебек мәшһүрләребезне күз алларында өлге-үрнәк итеп тотсалар, яшьләрне үзгәртергә дә кирәк булмас иде. Әлфия, Фәридәләребез мәңге үзгәрмәсен һәм арабыздан китмәсен өчен ниләр генә бирмәс идек бит!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Рамил ГАЛИ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев