Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ИРЛӘР ДӘ КУРЧАК УЙНЫЙ

Бөтен балалар да курчаклар ярата: алар белән уйный, аларны киендерә, сәхнәдә курчакларның тере кешеләр кебек ничек хәрәкәт иткәнен күзәтә. Балалар төнлә белән, бер кеше дә күрмәгәндә, курчаклар җанланып, үзара сөйләшә дип ышана. Нәкъ менә шуның өчен алар курчак театрын яратадыр да әле. Дөньяда курчакларга җан өрүче кешеләр дә бар. «Әкият»...

Бөтен балалар да курчаклар ярата: алар белән уйный, аларны киендерә, сәхнәдә курчакларның тере кешеләр кебек ничек хәрәкәт иткәнен күзәтә. Балалар төнлә белән, бер кеше дә күрмәгәндә, курчаклар җанланып, үзара сөйләшә дип ышана. Нәкъ менә шуның өчен алар курчак театрын яратадыр да әле.

Дөньяда курчакларга җан өрүче кешеләр дә бар. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Данил Үтәшев әнә шуларның берсе. Тиздән аңа 60 яшь тула. Ул - гаҗәеп сәләтле артист, аның рольләре дә күп һәм ул аларның һәркайсын тамашачыга бөтен җаны-тәне белән ачып бирә. Әле студент елларында ук «Шайтан тегермәне» спектаклендәге Дәрвиш образы аның үзенчәлекле «визит карточкасы» булып тора. Соңрак әлеге спектакль театр репертуарына кертелде, 10 елдан артык сәхнәдән төшмәде.


- Данил әфәнде, сез балачакта ук тормышыгызны курчак театры белән бәйләргә ниятләгәнсездер, мөгаен?

- Әйе, бала чагымнан ук артист булырга хыялландым. Барысы да курчак театры түгәрәгеннән башланды. Аннан соң Казан театр училищесының «Курчак театры актеры» бүлеген тәмамладым. Әлеге театрда мин 1979 елдан бирле эшлим.

- Чын курчак уйнатучы артист нинди була?

- Драма театрында уйнауга караганда, курчак театрында уйнавы кыенрактыр, мөгаен. Монда үз эчке дөньяңны, тәгаенрәк әйткәндә, үз героеңның эчке дөньясы, аны йөрәк аша уздырып, башта - курчакка, ә аннан соң тамашачыга җиткерә белергә кирәк.

- Күптән түгел Уфа каласында узган фестивальдән сез нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

- Без анда тамашачыга Равил Бохараев әсәре буенча куелган "Апушның тылсымлы төшләре" спектаклен тәкъдим иттек. Нәни тамашачы мәхәббәтен яулаган спектакльнең сюжет линиясе, сәхнәгә куелышы бик кызыклы. Монда "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятләре геройлары һәм кечкенә Апуш бер сәхнәдә очраша. Балалар әкиятне бик яратып карады. Шуңа күрәдер дә безнең коллектив "Милли драматургиянең йолаларын саклап калган өчен» дигән махсус призга лаек булды. Без бу фестивальдән күп тәҗрибә туплап кайттык.

- Билгеле, заман үзгәрә, хәзерге балалар кампитр, телефон уеннары белән мавыга. Бүгенге көндә сезнең театрда заллар тулымы?

- 2014 елда безнең театрга 80 ел тула. Шул вакыт эчендә бик күп спектакльләр куелды. Аларның һәрберсе тулы заллар җыя килде.

- Сезнең аерата яраткан рольләрегез бармы?

- Менә әле исәпләп утырган идем, 33 ел эшләү дәверемдә 40лап роль башкарганмын. Иң яратканнары - Баба Яга ("Аленький цветочек"), Кощей бессмертный ("Царевна-лягушка»), Касыйм ( «Али-баба и сорок разбойников»). Гомумән алганда, авыр бирелгән рольләрем булмады, барысын да яратып уйнадым.

- Бүгенге көндә үз тормышыгызда нәрсә булса да үзгәртер идегезме?

- Юк. Мин барысыннан да канәгать. Эшемне дә, театрымны да яратам. Тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм.

Дилия ШӘЯЗДАНОВА.

.Татарстанның атказанган артисты Данил Үтәшев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев