Мәдәни җомга

Гөлсирин Абдуллина: “Мошенниклардан сак булыгыз!”

Ваһапов фонды лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның Инстаграмдагы сәхифәсен “ватканнар”. Җырчы ни булганын аңлатып,

“Беркөнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда билгеле булмаган номердан ватсапка чит телдә язылган смс-хәбәр килде. Мин аны укыдым, тәрҗемә иттем. Анда “сез Инстаграмда авторлык хокукларын бозасыз, фотогызны алып атмасагыз, Инстаграмдагы сәхифәгезне 24 сәгать эчендә бетерәчәкләр”, дип язылган иде. Мин паникага бирелдем. Әмма ни булганын ачыклаганчы, сәхифәмне “ваттылар”.

Бу – минем хатам, чөнки без смс-хәбәр белән килгән сылтама аша фотоны алып атарга тырыштык. Ләкин моны эшләргә ярамаган икән. Дуслар, мошенниклардан сак булыгыз! Алар бик күп. Социаль челтәрләрдә генә түгел, кредит яки банк буенча да шалтыраталар. Игътибарлы булыгыз! Сәхифәмне яңадан кайтарырлар дип бик өметләнәм, без моның өстендә эшлибез. Миңа бик күп туганнар, дуслар аркылы сәламнәр юллыйсыз, хәлләремне беләсез, мине онытмыйсыз. Бик зур рәхмәт сезгә!” - дип сөйли Гөлсирин.
 

Әмма, кызганыч, җырчының 80 мең кеше язылган сәхифәсен кире кайтарып булмаган. Хәзер Гөлсирин яңа сәхифә ачкан. “Иң кызганычы: 8 еллык хәтирәләр, бик күп фотолар күз ачып йомганчы юкка чыкты. Күңелне төшермичә, хәзер өр-яңадан, ап-ак биттән башлыйм. Көн саен 100әр кеше языла. Яңа сәхифәмә ияләнеп киләм инде”, - диде ул.
 

Лена РӘХИМОВА
"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: